Инсур Мөсәнниф
ШАГЫЙРЬЛӘРНЕҢ СҮНМӘС ӨМЕТЕ,
яки ҮЛГӘНЧЕ ЯЗЫП КАЛЫЙМ...
Иҗат лабораториясе
Чыгынчы нәрсә ул илһам –
Аны булмый йөгәнләп.
Кайчак ай буе килми ул,
Кайчак килә төнлә дә...
Торып утыру төннәрдә –
Бу – иҗатчы казасы.
Кемнәр укыр, кемгә кирәк –
Ан(ы)сы – зуррак җәзасы.
Уйлармы? Туган тел бетә,
Киләчәк нинди булыр?
Терәлә уйлар көрчеккә,
Хәтта ки өмет сулыр...
Язып калыйм, дип, үлгәнче,
Уянам, ният корып:
Укыйлармы, әллә юкмы,
Кемнәрдән белим, сорап?!
Ничә еллар (гасыр узгач?),
Яшь галимнәр өйрәнер...
Икеләнеп, “бәлки”, димик...
Булыр, булыр, көймә әле!
15-20.02.2022
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шагыйрьләрнең сүнмәс өмете, яки Үлгәнче язып калыйм... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 136 б.
Комментарии
Стихотворение написано перед
Стихотворение написано перед 21-м февраля - Международным днём родного языка