Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КИЛӘ, ЯВА БЕР БОЛЫТ

Дата написания: 
09 июля 2025

КИЛӘ, ЯВА БЕР БОЛЫТ
Татар халык сүзләре, Рәис Ханнанов көе

Тормыш бит ул, бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.

Кушымта:
Килә – ява, килә – ява,
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Җил булсам, исәр идем лә,
Гөл булсам, үсәр идем.
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.

Кушымта:
Килә – ява, килә – ява,
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Абау, Аллам, «уф» та, димим –
Уфтана, димәсеннәр.
Уфтанырга калган бу, дип,
Дошманнар көлмәсеннәр.

Кушымта:
Килә – ява, килә – ява,
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Килә – ява, килә – ява,
Килә – ява бер болыт...
Башкаеңны ашадылар
Җыен дошман бер булып.

Кушымта:
Килә – ява, килә – ява,
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Соңгы сүз урынына. Бәлки, тагын вариантлары яки өстәмәләре бардыр, халык - талантлы бит ул!

Комментарии

!