Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӨЧ САКАУ КЫЗ (татар халык әкияте)

Дата написания: 
11 июня 2024

Шушы татар халык әкиятен интернеттан эзләдем, таба алмадым. Хәтердән үзем язарга булдым, 55 еллап элек укыган идем... Заманында мин укымаган, белмәгән татар халык әкияте юк иде!..

Татар халык иҗаты
ӨЧ САКАУ КЫЗ
Әкият
Бер әбинең өч кызы булган, өчесе дә сакау икән. Шунлыктан, һич тә кияү чыкмый, ди. Кодалар килә-килүен, тик кызларның сакау икәнен белгәч, кайтып китәләр икән.
Менә беркөнне тагын кодалар килмәкче, ди. Әби казанга ботка пешерергә салган да, кызларына:
– Мин тиз генә күршеләргә кереп чыгам. Кодалаучылар килсә, сөйләшмәгез, тын гына утырыгыз, – дип чыгып киткән. Үч иткәндәй, аның артыннан ук димчеләр килеп төшкән. Алар ни әйтсә дә, кызлар шым гына утыра, ди. “Кызлар бик тыйнак икән...” – дип уйлаганнар инде.
Утыралар, ди, шулай. Ә казанда ботка кайный да кайный, көя дә башлаган, ахры. Кызларның өлкәне түзмәгән:
– Быдыг-быдыг ботка кайный, богансагыз ни буа, – дигән.
Икенчесе:
– Әнкәй сиңа нәмә әйтте, тик утыгсаң ни буа, – дип аны орышкан.
Өченчесе исә, горур рәвештә:
– Кесе сүләссә сүләссен, мин сүләсмәем! – дип, башын югары тотып, кырт кискән, имеш.
Кодалар кызларның сакау икәнен белгәч, кайтып киткәннәр, ди. Кызлар тагын кияүгә чыга алмый утырып калган. Кем әйтмешли, сүзең бер көмеш булса, эндәшмәвең – мең алтын!
Инсур МӨСӘННИФ искә төшерде.