Поэт становится поэтом только пережив любовь
ЗАМАНА ЗИМАГУРЫ ҖЫРЫ
Ал гөлләр өзгән идем,
Юлларга тезгән идем.
Аерылдык мәңгегә, дип,
Баштан ук сизгән идем!
Алмалары, чияләре
Кызарып пешәр әле.
Хәзер исеңә төшмәсәм,
Соңырак төшәм әле.
Китәм инде, китәм инде,
Мәскәүгә җитәм инде.
Хатын биргән акчаларның
Башына җитәм инде.
Мәскәүләрнең урамында
Ашаталар колбаса.
Түзәр хәлләрем калмады
Хатын килеп алмаса.
Алмалар алган идем,
Капмадым, кире куйдым.
Туган авылым, исемеңне
Мәңгегә җырга куйдым.
Зимагур булып йөрдем,
Күпме җирләрне күрдем.
Кайтам сиңа, туган авылым,
Сыйдырса мине түрең.