Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Татар халык иҗаты (Татарское народное творчество)

ӘЙДӘ, БАРЫЙК УРМАНГА

Татар халык җыры
ӘЙДӘ, БАРЫЙК УРМАНГА

Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана.
Без яшәгән чорларга да
Килде рәхәт замана.

КУШЫМТА:
"Әйдә, әйдә".
"Кая, кая?"
"Әйдә, барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә, салыйк шобага".

Безнең басу – такыр басу,
Төлке тотыйк, бар булса.
Аерылмаек, дус булаек,
Алда гомер бар булса.

КУШЫМТА.

Биек тауларның башында,
Пар урман уртасында,
Кызарып пешә җир җиләге
Ямьле җәй уртасында.

КУШЫМТА.

Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана.
Без яшәгән чорларга да
Килде рәхәт замана.

КУШЫМТА.
14.01.2025

Смотри также