Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ҖИТМЕШТӘГЕ ЯШЬЛЕК
Килде, китте, килде, китте –
Килделе дә киттеле…
Нәрсә, дисез, яшьлек инде,
Их, чәнчлеп киткере!
Килде дә, китеп олакты
Әллә Кафтау артына,
Әгәр килсә кулымнанмы (!),
Тибәр идем артына.
Аңласа, ул кире кайтыр,
Минме яшьлек ташларлык!
Мин әле дә егет кебек,
Егерме кыз карарлык!
Яшьлек шундый шаян нәрсә,
Көлдерә дә, елата:
Картлыкта бит яшьлек юк, дип,
Син мине аптыратма!
Җитмеш яшь ул, чипух яшь ул,
Үз(е)гез җиткәч, белерсез!
“Күзегезнең чыкканлыгын”,
Күзегез чыккач, күрерсез!
15.08.2026