Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫНДА (Между небом и землёй)

Дата написания: 
24 августа 2020

Инсур Мөсәнниф
ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫНДА

Аякларым атлый киләчәккә,
Үткәннәргә тарта хәтерем...
Киләчәк – юк. Кая омтылырга...
Чыга бара инде кәкерем*.

Киләчәк һәм үткән авыр юллар...
Арасында әле БҮГЕН бар.
Очар идем күккә, җилпеп канат, –
Күз ташлаган соры күгем тар.

Киләчәк һәм хәтер... Җир белән күк.
Һәркем кичкән ошбу дәрьядан...
Очмый торам әле, нидер көтеп,
Асылынып ике арада.
* Яки бөкерем.
24-25.08.2020

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җир белән күк арасында. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 28-29 бб.

Комментарии

Үзгәртелгән юл: Очар идем күккә, җилпеп канат, тәүге варианты - Очар идем, җилпеп канатларым. 16.01.2026.