Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ЗАМАНА МОДАСЫ
Хәерчелек басты илне...
Тормый карт, я яшь, диеп.
...Киттем иске чалбарымны
Чүп-чар багына элеп –
Берәр мәхлук табар, диеп,
Булмаганда, ярар, дип,
Балагы чуклы булса да,
Киярлек бу чалбар, дип.
...Бүген көндез саф һавада
Йөри идем урамда –
Бер яшь кызый китеп бара
Мин калдырган чалбарда!
Балаклары чуклы-чуклы,
Төсе дә шул – күк төсе.
Булса әллә, кызый бик шат,
Шундый көләч ак йөзе!
Булса әллә тубык ертык,
Хәтта инде арты да,
Киемем бит тишек, диеп,
Оялмый ул чуртым да!
Заманасы шундый хәзер –
Булса шапшак искегез,
Замананың яшьләренә
Бүләк итеп бирегез!
Күргәнегез бардыр инде
Анда һәм дә монда да:
Заманасы шундый хәзер –
Сәләмәлек модада!
3.07.2026