Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

«ТӘРӘЗӘҢДӘ НИГӘ УТ ЯНМЫЙ?» («Почему не горит свет в твоём окне?»

Дата написания: 
15 января 2026

Инсур МӨСӘННИФ
«ТӘРӘЗӘҢДӘ НИГӘ УТ ЯНМЫЙ?»

Тәрәзәңдә, соңлап, утлар яна.
Сүндермичә, кемне көтәсеңдер?..
...Утлар яна көтәр кешең барда.
Лилия Сәгыйдуллина, «Тәрәзәңдә, соңлап, утлар яна...»

Кайбер таныш, кайчак, очрашканда,
Түзми, ахры, шуны сорамый:
– Кайчак узам йортың янәшеннән,
Тәрәзәңдә һич тә ут янмый,

Уйлап куям, куркып, исән микән –
Бар тәрәзәң һәрчак караңгы...
Җавап бирәм:
– Юкка аптырама,
Кемгә сөйлим шатлык, зарымны:

Тәрәзәдә һәрчак утлар яна
Көтәр кешең булса, зарыгып.
Көтәр кешем барда мин дә кайттым,
Соңламыйча, хәтәр ашыгып.

Көтеп алыр кешем юк, шуңа, дим,
Ник утырыйм утлар яндырып?..
...Әмма бүген, кеше куркытмыйм, дип,
Бар утларны куйдым кабызып...
14-15.01.2026