Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үксез ятим (Сирота)

Дата написания: 
05 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
Үксез ятим*

Ярты үксез ятим үстем.
Булмады шул яклаучым.
Ә арада: “Әткәй!”, – диеп,
Булды өйгә чабучы.

Рәнҗетсә дә мине кемдер,
Качып кына үкседем.
“Үксез” сүзе – “үксү”дән ул,
Моны мин бик тиз белдем.

Үкседем дә, яшем сөртеп,
Кайтып кердем өемә.
Әнкәй баштан сыйпаса да,
Килә идем көемә.

... Бүген исә... халык калды
Үксез бала хәлендә;
“Әтилеләр” тартып алды:
Җире дә юк, иле дә

(Ни анасы, ни атасы) –
Шундый хәлләр калыкты...
...Кызганамын, үкси-үкси,
Үксез ятим халыкны.
* Үксез ятим – ата-анасыз тулы ятим.
5.02.2022.