Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТЕТРӘНҮЛӘР

Дата написания: 
14 июля 2026

Инсур МӨСӘННИФ
ТЕТРӘНҮЛӘР

...Бернәрсә дә көтми идем –
Чалт аяз бер көн иде...
Каян чыкты кара болыт,
Ялт-йолт килде яшене.

Юкка чыкты бөтен нәрсә –
Җитә калды бер күкрәү.
Нигә безнең мактанулар?!
Җирдә хәзер тик иңрәү...

“Без Җирдә бит иң көчлесе,
Башка илләр “дер” тетри...”
Мактанабыз, әмма безне
Бу тамугка кем сөйри?
Күк тетри дә, Җир тетри...

Белмимен мин, сорамагыз,
Бу сораулар җавапсыз.
Гасырларга барыр ызгыш –
Шуны беләм... карарсыз.

Үтәр айлар, үтәр еллар...
Тик инде без булмабыз...
Без булмабыз, әмма сезнең
Булыр матур чалмагыз*...
* 2026 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә, икенче чит ил теле буларак, гарәп телен укыта башлыйлар икән, дөрес, сайлап алу мөмкинлеге бирәчәкләр, ди, кем әйтмешли, “ ирекле-мәҗбүри – добровольно-принудительно”, ә БДИ (ЕГЭ) хакында әлегә имеш-мимеш юк... Булыр, булыр, анысы да булыр...
13-14.07.2026