Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
СЫЕРЧЫК
Мин йоклаган араларда
Килгән икән сыерчык!
Озын юллар үткән, ачтыр,
Бирдем икмәк – кыерчык.
Рәхмәтләре шулдыр инде –
И, сайрый бит өздереп!
Кага-кага канатларын,
Суза җырын, сөенеп!
Тагын берәү «сайрый» читтә,
Куркып, китә очып та...
Сыерчыклар гына түгел,
Бар икән бит чыпчык та!
Карап торам икесенә,
Менә сиңа тамаша –
Чыпчык, "тырт-мырт" сикергәләп,
Урлашырга маташа.
Шуңа аңа да җим сиптем,
Әйттем шунда: «И, кошкайлар,
Бер бит Күк һәм Җирегез!
Дөнья иркен, җим җитәрлек,
Тату гомер итегез!»
22-23.03.2026