Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ӨЗЕЛДЕ БЕР ЯФРАК...
Әле бары июнь ае гына,
Барлык дөнья чумган яшелгә.
Ә көз әле – Кафтау артларында,
Бу җәй үтмәс кебек мәңгегә.
Бар табигать тып-тын, Кояш әле
Безнең якка килеп җитмәгән,
Яктырта ул башка тарафларны,
Бер җир, ил юк аны көтмәгән!
Җил дә әле йоклый бик еракта,
Көндез килеп җитәр, шукланып.
Аның эше хәтәр, һай, кайчакта:
Нинди эшләр кырыр, ни җимерер –
Ята булыр әле уйланып.
Әмма кинәт, шушы тыныч таңда,
Әллә тартты аны җир-туфрак,
Ни сәбәпле шулай өзелгәндер –
Җиргә төшеп ятты бер яфрак...
...Бик еракта, утлар яуган якта
Өзелде, яфрактай, бер гомер...
Кешеләргә каян бу җәбер?!
...Иген үсәр туган туфрагымда
Артты тагын яңа бер кабер...
20.06.2026