Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МИН МОНДЫЙ ТҮГЕЛ ИДЕМ...

Дата написания: 
21 июля 2026

Инсур МӨСӘННИФ
МИН МОНДЫЙ ТҮГЕЛ ИДЕМ...
Син андый түгел идең...
Роберт Миңнуллин.

Килдем яшьлек чишмәсенә –
Кечкенә күл җыелган.
Әйтерсең лә, матур көзге...
Тик карый ул... кем аннан?!

Әйттем аңа, йөз җыерып:
“Мин түгел бу, әй, син кем?!”.
Ачуымнан, шартлар булып,
Хәтта инде... җикердем:

“Мин бит мондый түгел идем,
Чишмә мине нишләттең?!
Мине бабай ясап шулай,
Мине кемгә иш иттең?!”

Болгатып та карадым мин,
Кире кайтты тик сүрәт...
Таяк белән хет суккала,
Тик яшәртми бит үҗәт!

Чишмә белән хушлаштым да,
Әйттем ачу канганчы:
– Син башкалар кебек үк бит,
Башка килмим, ялганчы!
17-21.07.2026