Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МИН – ХӘЙЛӘКӘР (Я – ХИТРЕЦ)

Дата написания: 
12 декабря 2025

Балаларга укыгыз
Инсур МӨСӘННИФ
МИН – ХӘЙЛӘКӘР

– Йокла, улым, йокла инде,
Син бит үскән малай, – дип,
Сөеп алды, мактап куйды,
Әнкәй мине шулай дип.

Инде йоклап киттем, дисәм,
Тәрәзәгә күз салдым.
Бүлмәм якты. “Нәрсә булган?” –
Дип аптырап тик яттым.

...Тәрәз аша миңа карап,
Түп-түгәрәк Ай йөзә.
Пәрдә аша үтеп кереп,
Ак нуры йөзгә төшә.

Телгә килде:
– Ачуланма,
Уяттым шул ялгыш, – ди.
Миңа монда бик күңелсез,
Мин бит күктә ялгыз, – ди. –

Әйдә, уйныйк, йокламачы,
Уйнап алыйк качышлы.
Йокламыйсың бит барыбер –
Күрдем үтеп барышлый.

– Ничек? – дисәм, үзе шунда
Качты болыт артына,
Үзе миннән көлгән сыман,
Бер кача да, бер чыга.

Ә мин аны тиз алдадым –
Хәйләкәрлек кулландым:
Качтым Айдан, баштанаяк
Ябындым да юрганым!

Мин барыбыр өстен чыктым –
Иртән торгач карадым:
Тәрәзәдән Ай югалган,
Китеп барган табалмый!
10-12.12.2025.