Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
КҮЗ АЧЫП ЙОМГАН АРА
Бардым. Кайттым. Чыктым. Кердем.
Шул булды барлык эшем...
...Кеше туды. Кеше үлде.
Шул булды барлык эше...
Минем язмыш та шундый ук –
Мин дә бит шул ук кеше.
Бер тугачтын, үләрмендер,
Калдымы берәр эзем?..
Бардым. Кайттым. Чыктым. Кердем...
Күз ачып, йомган ара...
Их (!), күзләрне мәңге йоммый
Яшәргә дөньяларда!..
24-25.04.2026