Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КҮКТӘН ИҢГӘН ХАТ

Дата написания: 
28 июня 2026

Инсур МӨСӘННИФ
КҮКТӘН ИҢГӘН ХАТ
Русча бер шигырьне укыганнан соң...

Сәлам, бәгърем! Түкмә күз яшьләрең...
Юк, кирәкми, миңа монда яхшы.
Монда челлә дә юк, салкыннар да,
Исми салкын җилләр йөзгә каршы.

Мин арыдым сезнең дөньялардан,
Бетте барлык әйтер сүзләрем дә...
Киттем тагын арып дошманнардан...
Еламачы! Мин – янәшә, бары
Күренмимен синең күзләреңә.

Ай, йолдызлы күккә кара төнлә,
Йөзә анда минем керсез җаным.
Кирәк түгел миңа бернәрсә дә,
Син искә ал мине, сүзсез, бары...

Язын ләйсән яңгыр булырмын мин,
Зәңгәр күктә болыт – ул мин, мин бит!
Мине ярлыкауны үтенүче
Булдың бары, әйе, тик син, син бит...

Шуңа Аллаһ гафу итте инде...
Без – гөнаһсыз! Еламачы, ирем...
Һәм сине дә тиздән минем янга
Озатырга әзер инде Җирең...

Монда сугыш та юк, дошманнар да...
Һәм җилләр дә исми йөзгә каршы...
Курыкмачы! Түкмә күз яшьләрең...
Юк, кирәкми, монда барсы яхшы.
28.06.2026