Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
КАЗЛАР САКЛЫЙ БАБАЙ
Олы урам чатлыгында
Бер бабай казлар саклый –
Тыз-быз узган машиналар
Күрмәсен берүк таптый...
Ахры, бары тәү карашка,
Күрәсең, ул – карт, бабай:
Уе белән балачакта,
Күңеле – һаман малай.
Үткән-сүткән ханымнарга
Каладыр шук күз атып.
Холкына карап, аларның
Кайберсенә сүз катып.
“Үпкән, кочкан – җилгә очкан”, –
Кеше нәрсә димәсен,
Бәлки, берсе яшьлегендә
(Кеше күң(е)лен кем белсен...)
Яндыргандыр йөрәген...
...Урам. Чирәм. Казлар. Бабай.
Бабай ниләр уйлыйдыр...
Каз гомере – бигрәк кыска...
Безнеке дә шулайдыр...
Казлар атлый салмак кына,
Алар әле кадерле...
Тик көз генә җитсен әле...
...Каз адымы, сәгать сыман,
Саный безнең гомерне...
6-7.07.2026