Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Каләмдәшкә - җавап йөзеннән

Дата написания: 
20 февраля 2021

Рафаэль ХАНГӘРӘЕВ, Казан – Арча
Иҗатымны укучы дустыма

Син уйлыйсың: "Менә тагын бик матур шигырь язган,
Шигърият эчендә йөзә, бу шундый илhамлы җан..."
Әйе, мин күңелем белән иҗат итүдә hаман,
Әйтәсе килгән сүзләрне әйтә алмау бик яман!
Син дә, башка дуслар кебек, иҗатымны укучы,
Чын күңелдән үз итүче, шикләнми яратучы.
Үзең дә белмәстән, бәлки, син – минем укытучы?
Язасы шигырьләрем күп, син әле китми торчы!!!
Ләкин көчләп тота алмыйм, син ирекле кош кебек,
Килерсең дә, китәрсең дә, үз вакытыңны белеп.
Язуымны ташлый алмам, син миннән киттең, диеп,
Барсы өчен рәхмәт әйтәм сиңа башымны иеп.

Инсур МӨСӘННИФ (ШӘНГӘРӘЕВ), Яңавыл
Дуска БАГЫШЛАУ
Синең исем бигрәк матур – и, Рафаэль ХАНГӘРӘЕВ,
Минеке ямьсезрәк бугай – нибары И.Шәнгәрәев.
Тик акланыйм әле: хәер, үзгәргән Шаһингәрәйдән...
ШӘҢГӘрәев дип көлделәр, ни көтәсең шук адәмнән!
Тагын бер варианты бар (шаяннар!): – Ишангәрәев*!
Әмма аларның мәгънәсе бирәдер, ышан, шәп кәеф!
Ә синең исем рас килә җисеменә – Сүз рәссамы**!
Ну язып күрсәтәсең дә инде син, әй – бер язсаңмы!!!
Укучы-УКЫТУЧЫ күп булсын, Ходай ярдәм бирсен,
Канатлымы, аяклымы, МУЗА ханым көн-төн килсен!
Февраль, март... – безне аяктан егар бәйрәмнәр күптин-күп!!!
Дарыны коры тот һәрчак, калганы аның чүптин-чүп!
* Инсур Шәнгәрәев, фамилия вариантлары Шаһингәрәев, ШӘҢГӘрәев, Шинкарев (әдәби исеме-псевдонимы-тәхәллүсе Мөсәнниф)
** Рафаэль Санти – бөек итальян рәссамы.
20.02.2021.