Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Иске гадәт буенча

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Яңа оештырылган җәмгыятьнең башлангыч оешмасы рәисен сайлап кую өчен билгеләнгән җыелыш күп вакытны алмады, чөнки эш көне тәмамланган иде инде. Алып баручы башта ике сүз белән генә яңа оешманың барлыкка килү сәбәпләрен, әгъза булып керү кагыйдәләрен аңлатты. Шуннан нинди тәкъдимнәр булыр дигән сорау куйды да, үзе өч кешене күрсәтте. Аннан аларны тикшерү башланды. Галиев шунда ук төшеп калды. Урыннан:

— Планын үтәми бит ул! — дип кычкырган бер тавыш җитте моңа. Ә Вәлиевның кандидатурасын ярты җыелыш яклап, яртысы каралап чыкты. Ә менә Сәләевка барысы да бертавыштан кул күтәрде. «Үзебезнең кеше, сайлыйк», — диделәр. Аны чын күңелдән котладылар, яңа эшендә (җәмәгать эше генә булса ни!) зур уңышлар теләделәр. Таралыша башладылар. Шунда почмакта тын гына утырган Вәкилев, кинәт йокысыннан уянгандай, сикереп торды да:

— Туктагыз әле, иптәшләр! Болай булмый, бу вакыйганы «юарга» кирәк! — дип кычкырып җибәрде.

Аны кемдер күтәреп алды. Тик җыелыш өчкә бүленде. Коллектив икеләнүчеләр, тәкъдимне хуплап күтәреп алучылар һәм каршыларга таркалды. Каршылар, кул гына селтәп, кайтып китте. Икеләнүчеләрнең дә яртысы ишектә юк булды. Ә калган яртысын, сүз әйтә алмаслык дәлилләр китереп, үз якларына аудардылар.

— Гомер буена килгән йоланы бозабызмы?

— Күптән килгән гадәт бит, ә гадәт белән шаярырга ярамый.

— Яңа дәрәҗәсен «юмасаң», эше уң бармас бит әле, — дигәнрәк сүзләр дә ишетелде.

...Яңа рәисне «юу» мәҗлесе шау-шулы узды. Бер-бер артлы рюмкалар күтәрелде. Аңа күп теләкләр әйтелде, эшендә зур уңышлар теләделәр. Бу яңа җәмгыятькә йөкләтелгән эшнең моңача күрелмәгән биеклеккә күтәреләчәгенә һич шик юклыгы кат-кат телгә алынды.

— Яшәсен безнең рәис! —дип оран салды кемдер. Аны «ура» кычкырып дәррәү күтәреп алдылар.

...Мәҗлес соң гына, яңа оешма башлыгыннан зур эшләр көтеп, таралды. Күпләрне күтәреп алып кайтып китәргә туры килде. Аек тормыш өчен көрәш җәмгыятенең башлангыч оешмасы рәисен сайлау өчен җыелган иде алар...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Иске гадәт буенча. Юмореска. "Коммунизм таңы", 26.11.1988, №142.
2) Шәңгәрәев Инсур. Иске гадәт буенча. Юмореска. "Кызыл таң", 13.05.1989, №110.
3) Шәнгәрәев Инсур. Иске гәзәт буйынса. Юмореска. “Замандаш” коллектив йыйынтығы. Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1990, 27-29 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Иске гадәт буенча. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 217-219 бит.
5) Мөсәнниф Инсур. Иске гадәт буенча. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 91-92 бб.