Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ДОШМАНЫҢА КҮРСӘТМӘСЕН

Дата написания: 
24 апреля 2024

Инсур МӨСӘННИФ*
ДОШМАНЫҢА КҮРСӘТМӘСЕН
Җенле хикәя

Бүген быел икенче тапкыр авылдагы йортны карарга барырга булдым. Беренчесендә кар ике метр тирәнлегендә иде, шуңа әлегә кадәр эреп беткәнен көттем. Ул чордан соң унбиш тапкыр яңгыр яуды, чыннан да, эреп беткәндер, умырзаялар баш төрткәндер.
Ничек кирәк, алай, 21 яшьлек (зато, бер тапкыр ГИБДДчылар туктаткач, алар әйтүенчә, кайчандыр “бандитская” дип аталган) машинамны кабызгач, чыгып киттем. Барам акрынга, үзем уйлыйм, бүген бит “көзгеле дата” (урысча “зеркальная дата” инде, чукынып киткере!”) – 24.04.2024, ни теләсәң, шул кабул була, димәк, ГИБДД туктатмаячак! Ну, туктатсалар, теләсәләр, теләсә нинди “җинаятьчел кагыйдә бозу”ны табачаклар инде, чөнки, әлеге дә баягы, “старушка” бит, ә, урыс әйтмешли, “и на старуху бывает проруха”. Җилдән җитез, җилне узып, ну, сәгатенә җитмеш чакрым тизлек белән җилдереп, барып туктадым. Кар эреп беткән, Алланың рәхмәте төшкере, хәтта юлдагы карны көрәүче тракторчы кыш буена капка алдына ук диярлек өч метр биеклектәге кар өйсә дә (ну, аның тупой уе буенча, хәзәине юк бит). Калганы да үз урынында кебек.
Ары-бире селкенгәннән соң, утыз тапкыр, алдагы эшне күз уңында тотып, “дә-ә-ә-ә-ә-ә” дип кабатлагач, өйгә кердем. Ул минем дүрт катлы – баз, идән, түшәм, чорма. Инде ничә ел базга – идән астына төшкәнем юк, чөнки кышын биредә яшәмәгәч, саклыкка яшелчәләрне калдырып булмый. Тукта әле мин әйтәм, карыйм – җеннәр ияләшмәгәнме?! Булыр да, әнә бит, интернет ниләр генә язмый, хәтта халык чүт акылдан язмый! Курка-шөрли төштем инде. Ярый әле былтыр лампочкасы шартламаган, пачти бар почмак күренә. Дә, мин әйтәм, бар иде сине шыплап тутырган чаклар!.. Берзаман карыйм, нәрсәдер ялтлап күренеп ята. Моңа кадәр шәйләмәгәнмендер инде. Мүкәчләп, барып алдым. Ниндидер комган. Әнкәйдән калгандыр инде, тик нигә базда соң ул? Шуларны уйлап, яктыга алып чыктым моны. Байтак яткан, ахры, күп өлеше караеп беткән. Хәзер чистартабыз, юабыз аны. Минем тышта “К-700” покрышкасыннан эшләгән су сыешлыгы бар, суының бозы эрегән инде. Менә әле уйлап торам, дүрәк, мин, күпме, ну, биш-алты сәгать, интегеп, аның өстен балта белән кистем, ул бит калын резина!.. Кисмәсәм, су күбрәк сыяр иде, корылык елларда бу аеруча мөһим, бакчачылар белә, ә өендә колбаса гына ашап ятучылар белми, җитмәсә, алабута ашаучылар дип мыскыл итәләр... Ничауа, ничауа, дөньялар болай барса, ул алабутаны сез дә ашарсыз әле!!!
Сәяси читкә киттем, ахры... Алай-болай әйләндереп караганнан соң, моның җиз комган икәнен аңладым. Ничек кирәк, алай, капкачын ачып, эчен карап (янәсе, колхозчы әти-әнием мираска миллионлык алтын-көмеш яшереп калдырмаганмы), бер-ике тапкыр ышкуым булды, төтен чыга башлады. Шаккатып карап торам, мин бит физика, химияне бөтенләй белмим, ярамаган нәрсә белән ышкыдыммы икән ни?! Ул да булмады, теге нәрсә, нәрсә әле... куркуымнан исемен дә оныттым, каһәр, чүмеч, тас, самавыр түгел... ә, комган селкенә башлады!.. Лә Илаһә лә куәтә! Хәтта инде илле ел элек дәү әни өйрәткән доганың дүрт сүзе искә төште! Ул да булмады... төтен озын булып сузылды да, теге Аладдин турындагы мультиктагы кебек зәхмәт пәйда булды! И-и-и, монысын гына беләм инде – җен-джин бит бу! Кул-аягым калтыраудан туктамаса да, куркуым тәмам бетте, билләһи газим. Ну, чалбарны кайткач юармын инде...
Карашып торабыз шулай котыбыз очып күзгә-күз. Мин сүз кушар идем, авызым ачам – сүз чыктый! Ярый инде, кем курыкмаган, харап, миннән көлгән буласыздыр әле, үзегезне белегез. “Чья бы корова не мычала...”
Җен – җен инде, ул кыюрак булып чыкты:
– Тыңлыйм, әфәндем! – дип мичкә төбеннән чыккан тавыш белән миңа дәште.
Ярый инде, егет-кызлар, мин алай ук куркак түгел, ни генә, димә, ике вуз бетергән кеше әле мин!
– Сә-сәлам би-бирдек, – мин әйтәм, – нинди җи-җилләр ташлады?
– Әфәндем, үзегез чакырып чыгардыгыз бит, әмерегезне көтәм!
Уйлап торам, ә, теге Пушкин әкиятендәге кебек, минем әмер-теләкне көтә инде бу мәхлук!
– Сиңа минем теләк кирәктер инде? – дим, кыюланып.
– Әфәндем, нәкъ шулай, син бит югары белемле кеше, китаплардан укып, мультик карап беләсеңдер... – Тик аннан нигәдер кыенсынып китте дә, дәвам итте: – Әмма хәзер кагыйдәләрдә кайбер төзәтмәләр бар, сездә генә түгел, хәзер бездә дә Җеннәр думасы бар (сездә ничек аталадыр, белмим), әнә, алар алты ай саен үзгәрешләр кертеп тора, елына өчәр мең закон кабул итә. Үзгәрешләрнең берсе шунда: син теләгән һәр нәрсә дошманыңа ике тапкырга артып кайта...
Баш юк, дигәч тә, бар ул миндә, шунда ук аңлап алдым да, шаккатып:
– Ягъни, мәсәлән, мин үземә йөз миллион евро сорасам, ул дошманыма... ике йөз миллион евро булып кайтамы?! Үземә өч катлы коттедж сорасам, ул алты катлыга хуҗа буламы?! Егерме яшьлек бер хатын сорасам, аныкы шундыйлар икәү буламы?!
– Нәкъ шулай шул, хуҗам, монда мин гаепле түгел...
Дә-дә-дә... Алай икән... Ярый, без моңа күнеккән инде... Әнә, хаклар ярты ел саен ике тапкырга артып тора... Ике тапкырга тәк ике тапкырга. Тик нәрсә сорарга соң әле моңардан, дошманыңа ике тапкыр артып кайта, ди бит... Мин болай начар малай түгел, үземә тимәсәләр, беркемгә дә тимим, үземә начарлык теләмәсәләр, беркемгә дә теләмим, Аллаһы Тәгалә күрәдер, нәрсә эшләргә кирәген үзе беләдер, дип, тик йөрим.
– Тукта, – мин әйтәм, – тәмәке тартып, уйлап алыйм әле...
Шунда җен, кыюсыз гына:
– Җенздрав предупреждает, что курение замедляет мышление... – дип кисәтте.
Җен ачуым чыкты:
– Отстань, – мин әйтәм, – мине ничек яшәргә кирәклегенә синең генә өйрәтәсең калган иде! Уйларга комачаулама, югыйсә чыккан тишегеңә ничек кергәнеңне сизми дә калырсың, чуртым!
– Гафу, әфәндем... – диде дә җен, башын иеп. тынып калды.
Тәк... Биш минут эчендә бер-бер артлы дүрт сигарет тартканнан соң, теләкләрем дә туды. Һе, “предупреждает, замедляет”, имеш!
– Тәк, теләкләрем шундый. Инде ничә ел кан басымы белән интегәм – 200/160, һич югы 130/90 тирәсендә эшлә. Кырык ике яшьтән бирле бер тешем дә юк (күрәсең, кайчакта хатын аркасын куеп йоклагандыр инде, тормышта төрле хәлләр була бит...), һич югы сау-сәламәт 28 теш бир. Соңгы арада күз тәмам утырды, ике чакрымнан күрә торган сәламәт ике күз кирәк.
– Баш өсте, әфәндем, барлык теләкләрегез үтәлер! – диде дә... җен юк булды, кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды.
Вәт, егетләр, дәдәгез хәзер алтмыш яшьлек егетләр кебек, бакчада дөбер-шатыр эшләп йөри – теге мөртәт колорадо коңгызларын йөз метрдан ап-ачык күрәм. Үзләрен генә түгел, ә һәр полосаларына кадәр!!! Атамы, анамы икәнен дә!!!
Ә теге комганмы? Мин аны, кувалда белән төеп, тиешле урынга тапшырдым, йөз сум акча бирделәр, ике литр бензинга җитте. Ичмасам, тагын бер өстәмә файдасы булды. Барыбер юньле-башлы теләкне үтәрлек рәте дә юк бит ул мәхлукның.
24.04.2024.