Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КУРЧАК ЕГЕТ

Дата написания: 
15 января 2022

КУРЧАК ЕГЕТ
Хикәя

Кадрия эштән эт кебек арып кайтты, кем әйтмешли, койрык кына тагасы калды. Ул шәхси фирмада бухгалтер булып эшли, хезмәт урынында мәшәкать җитәрлек, җитәкчесе дә бик кырыс, эшне вакытында башкармасаң, хәзер куып чыгарырга гына тора. Инде ничә хатын-кызны эштән бушатты. Ә эш кирәк, хәзер эшсез кая барасың? Чибәр хатыннар, эшсез калмас өчен, аның белән йоклый да, дип сөйлиләр, тик аңа әлегә кадәр бәйләнгәне булмады. Бик матур түгел шул, шуңа да әлегә кадәр я сөйгәне, я сөяркәсе, я ире юк. Дөрес, артыннан йөреп караучылар булды, тик аларның нәрсә теләгәнен бик тиз аңлап алды һәм араны өзде. Күрше подъезддагы бер ир дә кылын чиртеп карады, югыйсә үзенең хатыны, баласы бар. “Хатыныңа әйтәм”, – дигәч кенә тынычланды. Билгеле, ялгызлык та бик ачы, мендәргә капланып, елап алган көннәре дә юк түгел. Их, бу ялгызлык!.. Кайчакта “Одиночество – сволочь!” дип җырлап та куйгалый... Әйе, яше дә бара, башкалар кебек, гаилә корасы, бала тудырасы да килә... Тик нәрсә эшләсен, кая барсын, кыска итәк киеп, төнен танцыга чыгып китмәс бит инде. Анда тагын ул нәрсә эшләр – тирә-як яшь-җилкенчәк кызлар белән тулы. Эт, я мәче аласы килми, чөнки аларны тәрбияләргә – ашатырга, эчерергә, астын тазартырга кирәк, ул көне-төне эштә булганда алар нәрсә эшләр? Хәер, ул шәһәр фатирында эт тотучыларны аңлап та бетерми. Бервакыт таныш хатынына ниндидер йомыш белән кергән иде. Ишекне ачу белән борынына шундый ачы ис килеп бәрелде ки, һушыннан язып, артына чак аумады. Үзләре күнеккәндер, борыннары ис сизмидер, ахры... Ярый, монысы тормыш прозасы, һәркем үзе теләгәнчә яши...
...Аны бер бүлмәле фатирында шул ук буш тынлык каршы алды, хәер, алай ук түгел – акрын гына суыткычы эшләп утыра. Хас кеше яшәмәгән утрау диярсең, биредә аңардан башка бер кеше дә юк. Алай дисәң дә дөрес булмас... Дөресрәге, зур дөньядан читтә урнашкан архипелаг – утраулар төркем-төркем булып урнашкан, әмма һәрберсе арым, бер-берсен күрәләр, әмма якын килә алмыйлар.
...Ярый инде, карт түтәсе фатирын аңа мираска калдырды. Бер бүлмәле генә булса да, фатир фатир инде, күпләрнең анысы да юк. Дөрес, тугыз ел тәрбияләде, барлык таләпләрен, йомыш-гозерләрен үтәде. Ул вакытта шәхси тормыш турында кайгырту хакында уйлыйсы да юк иде. Хәер, түтәсе артык бимазамалады, сеңлесенең оныкасы бит, ә сеңлесе белән бик якыннар иде, бәлки, ул киңәш иткәндер, югыйсә варислар юк түгел иде. Әмма, анысына да шөкер, аңа дәгъва белдерүче табылмады, бәлки, эчтән янганнардыр, кем белә... Бәхетенә каршы, кайберәүләр кебек, мөлкәт өчен талашып, судлашып йөрүче якыннары булмады. Бу үзе бәхет инде... Дөрес, араларында аның кебек фатирсызлар юк иде, әле менә дигән яшәп яталар, аның янына да килеп чыккалыйлар, туганнар бит... Әтисе белән әнисе дә килә, аларның кайгысы бер: “Кызым, кияүгә чык инде, безгә оныклар кирәк” Соң, ул кияүне кайдан тапсын, көне-төне эштә, шәхси тормышка бер нинди вакыт та юк... Заманасы шундый. Ул да бу хакта уйламый һәм хыялланмый түгел, әмма... Танышулар сайтына керергә дә курка, дөньяның нинди генә адәмнәре юк...
Кадрия, подъезд ишеген ачып, эчкә үткәч, почта тартмасына да күз салды, төрле квитанцияләр ай ахырына табан көн саен килеп тора. Теләсә нинди гәзитләр дә салып китәләр, алар күпчелек реклама белән шөгыльләнә – тегене ал, моны ал, менә бу дару “почти лекарство от смерти” һ.б. Вакыты булганда, караштырып та чыга. Хәзер бит гәзит-журналларга язылу бетте, барысы да ватсапта, яисә айфон, планшет, смартфонда утыра. Хәер, телевизорда да, гәзитләрдә дә шул ук власть әһелләре үзләрен, яки хуҗаларын мактый. Яки: “Тормыш көннән-көн яхшыра бара”, – дип тукыйлар. Яхшыргач, яхшырадыр инде... Болай да билгеле бит, шулай булгач, нәрсәгә гәзит укып, телевизор карап торасың... Аларны күргәннән, укыганнан соң өметсезлек хисе тагын да көчәя төшә. Кайдадыр тормыш гөрлидер дә бит, тик аның фатирында гына түгел. Телефон аша да еш аралашмый – эш буенча, әти-әнисе белән, ара-тирә сыйныфташлары, я бухгалтерлар курсында бергә укыган иптәш кызлары интернет аша “кунак”ка кереп чыга. Аларның да кайберләре ялгыз, шәхси тормышларын берничек тә җайга сала алмыйлар...
Ашарга хәзерләп, тамак ялгагач, бердәнбер диванына (анысы да түтәсеннән калган) ятып, ичмасам, өйдә кеше тавышы булыр, дип, телевизорын кабызды, аннан берәү ниндидер илдәге хәл вакыйгалар турында тәмләп-тәмләп сөйли башлады. Үзебезнең илдә проблемалар беткән, димәк. Икенче каналга күчеп тә тормады, анда да шул ук сәясәттер инде.
Кулына эләккән беренче гәзитне алды. Башка битләре генә түгел, беренчесе дә реклама белән шыплап тулган иде. Алар да шул акча эшләргә омтыла инде. Акча, акча... Ул да, булдыра алганча, акча тупларга тырыша, бәлки, тотылган булса да, машина алырлык җыя алыр, кем белә, яшь чагында ярый, укып, шофёр таныклыгы алып калды, хәзер, әнә, ничек кыйммәт... Моннан зуррак фатир күрә алмаячагын белеп тора, каян алсын ул миллионнар?! Тагын карт әнисен күз яшьләре белән искә ала, һич югы, аралашыр кеше бар иде...
Карый торгач, күзе бер сәер рекламага төште. “Ялгызлыктан интегәсезме? Без Сезгә ярдәм итә алабыз. Бер сәгатьлек яки бер көнлек ир тәкъдим итмибез. Безнең хезмәт икенче ысулга корылган. Ялгызлыктан коткаруның башка ысуллары да бар. Шушы телефон аша шылтыратыгыз һәм без Сезгә барысын да аңлатып бирербез. Килешергәме, юкмы, анысын үзегез хәл итәрсез. Шылтырату Сезнең исәпкә, операторыгыз тарифлары буенча”. “Шул ялганчылардыр инде, шылтырату Сезнең исәпкә дигәннәр бит... Хәер, башка шылтыратулар да минем исәпкә бит... Кызык... Бу юри, кешеләрнең аңлы-аңсызлыгын ачыклау өчен инде...”
Тукта әле, ул ни югалта? Шылтыратып карарга кирәк! Билгеле, банк картасы санын, кодын сорасалар, әйтмәс бит инде!
Кесә телефонында күрсәтелгән саннарны җыйды. Телефонны бер кыз алды:
– Исәнмесез! Сез “Курчаклар” хезмәтенә шылтыраттыгыз.
– Исәнмесез! Мин Сезнең реклама буенча...
– Исәнмесез! Сезнең шылтыратуыгызга бик шатбыз! Безнең рекламаны укыдыгызмы?
– Әйе. Тик Сезнең хезмәтегезнең мәгънәсен аңлатсагыз иде.
– Ә ул бик гади. Хәзер нанотехнологияләр чоры, барысы да кибернетикага, электроникага корылган. Без шулар нигезендә сөйләшә белүче электрон курчак егет, курчак кызлар эшлибез. Алар кеше кебек үк аңлы, сезнең белән чын кеше кебек сөйләшә, танышыгыз яки якыныгыз кебек, сорауларыгызга җавап бирә һ.б. Дөрес, хакы арзан түгел. Кисәтәбез, ул шулай ук секс-курчак түгел. Ул бары тик аралашу өчен... Тагын бер сорау. Сезгә нинди курчак кирәк – егетме, кызмы?
Кадрия беразга югалып калды, тик башыннан берничә уй үткәннән соң җавап бирергә булды.
– Хатын-кызлар минем эш урынында да җитәрлек... Кем әйтмешли, урманга утын алып бармыйлар...
– Мин Сезне аңладым. Димәк, Сезгә курчак егет кирәк.
– Әйе инде! Ә мин аны ничек сатып ала алам?
– Без ялганчылар түгел. Безнең курьер сезнең белән сез әйткән урында очраша, курчакны күрсәтә, сез курчак белән ялгызыгыз гына аралаша, аның мөмкинлекләрен тикшерә аласыз. Ул зур түгел, әйтик, буе нибары 50 сантиметр, үзегез белән дә теләсә кайда йөртә аласыз. Тик, үзегез аңлыйсыздыр, аның белән кеше арасында сөйләшергә киңәш итмәс идек, чөнки, үзегез төшенәсездер, бу кеше бик адекват түгел икән, дигән уй туарга мөмкин...
– Анысын аңлыйм. Ә Сезнең белән, ну, курчак белән кайда “күрешә” алабыз?
– Ә сез кайсы шәһәрдә яшисез? Башкаладамы? – Кадриядән раслау ишеткәч, кызыкай арытаба дәвам итте: – Монысы бигрәк тә яхшы. Тагын бер тапкыр кабатлыйм. Безнең курьер, барып, сезнең белән аралашырга, курчакның мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш. Тагын шунысы бар: безнең хезмәттән баш тартсагыз, сез безнең юл чыгымнарын капларга тиеш. Без Сезгә электрон почта аша килешү формасын җибәрербез. Сатып алсагыз инде, бу бушлай булачак. Сез безгә курьер янында ук курчак өчен банк аша акча күчерәсез һәм раслау килү белән курчак – сезнеке. Бернинди алдашусыз. Теләсәгез, үзегез белән кемне дә булса алырга мөмкинсез. Алдарлар, дип курыксагыз, дим. Тагын шунысы бар: бу курчак кесә телефоны кебек, ай саен күпмедер күләмдә акча күчерергә кирәк булачак. Акча кермәсә, ул эшләүдән туктаячак. Акча күчү белән ул тагын аралаша башлаячак.
– Аңлашыла...
– Сезнең карамакка тагын бер сайлау: Сез аны нинди киемдә күрергә теләр идегез?
– Ә ниндиләрне мөмкин?
– Барысын да диярлек. Мисалга, клоунны әйтә алам, күп кызлар шуны сайлый, чөнки игътибарны бик җәлеп итми. Полицейскийны сайлаучылар да бар, ни генә димә, сакчы бит.
– Ярый, уйлармын. Риза булсам, яңадан шылтыратырмын.
Я, Ходай! Бу дөньяда ниләр генә юк!.. Аннан уйга калды: кемне сайларга? Клоунда тукталды, курчакка бик килешә, теге кыз әйтмешли, игътибарны бик җәлеп итми, курчак, тәк курчак.
Түзмәде, ничәдер көннән шылтыратып, очрашырга килеште. Тик кеше күп булган урында. Курьер бер атнадан ул әйткән урынга, паркка килде, очраштылар. Курчакны, тартмадан алып, аңа сынау өчен кулына бирде:
– Мин читкә китеп торам, ә сез сөйләшегез... танышыгыз...
– Сөйләшегез?.. Танышыгыз?..
– Әйе, әйе! Нигә аптырадыгыз? Ул чын кеше кебек. Тавышыгызны да таный, чөнки без барлык сөйләшүләрне яздырып барабыз, клиент курчакны сатып алырга ризалашкан очракта, тавышны танып белү приборын да урнаштырабыз. Сездән башка кешегә ул җавап бирмәячәк... Бу аңардан читләр файдалана алмасын өчен эшләнә. Биометрия хакында ишеткәнегез бардыр бит?
Ул читкә киткәч, Кадрия, аптырап та, кызыксыну белән дә чын клоуннарча киендерелгән курчакны күздән кичерде, аннан кыюсыз гына:
– Исәнсесез! – дип дәште.
– Исәнмесез! Ничек дип әйтим, хәзер без булачак дуслар бит инде, син дип сөйләшик! – Бу сүзләрне ишеткәч, Кадрия чак артына аумады, әмма үзен кулга алырга көч тапты:
– Я-я-ярый, мин риза.
– Әйдәгез, танышыйк. Минем исемем Марат. Хәер, сиңа башка исем ошаса, алыштырырга да мөмкин...
– Марат?.. Нигә, әйбәт исем, калсын. Ә минем исемем Кадрия, мин татар кызы.
– Бик шатмын! Тик рус телендә аралашыйк, мин татар телен белмим шул.
– Ярый, мин риза. Мин дә бик белеп бетермим инде. Мәктәптә рус телендә укыдым.
– Соң, ярый, халыкара тел бит, димәк, аралаша алабыз... Татар телен генә түгел, мин кытай, япон телләрен дә белмим!
– Мин дә белмим! – Кадрия елмайды.
– Инглиз телендә бераз сукалыйм, әгәр теләсәгез...
– Юк, юк! Кирәкми!
– Ярый, минем хакта күбрәк белсен, дип, болай гына әйтүем иде...
Бераз тын тордылар, аннан Кадрия:
– Элек, курчак сөйләшә белә, дип әйтсәләр, һич ышанмас идем, – дип әйтеп куйды.
– Мин дә шулай ук! Хәер, күптән түгел кесә телефоннарын, компьютерларны да белми идек бит... Ярый, килешүне раслыйсызмы? Әллә юкмы? Ошадыммы, мине сатып алырга ризасызмы?
– Тәүдә шикләнгән идем, хәзер ризамын! Түләү хакында курьер белән хәл итәрбез.
Кадрия банкта карта аша курьер әйткән исәпкә акча күчерде, андый-мондый алдау сизелмәде. Тиздән курьер телефонына раслау да килде, шуннан соң ул, күңелле аралашу һәм уңыш теләп, саубуллашып китеп барды. Кадрия курчак егетен кочаклап торып калды. Аңы нәрсә булганын бик аңлап бетермәсә дә, ул бик шат иде. Һич югы алдамауларына, акчасыннан юләрләрчә колак какмавына.
– Эш бетте, инде өйгә кайтабызмы? – дип сорады Кадрия, урамга чыгып, янәшәсендә кеше булмаган урынга җиткәч.
– Өйгә, өйгә! – дип шатланып җавап бирде курчак.
Кыз аңа кызыксынып карап куйды да, дәшмәүне хуп күрде. Читкә карап, елмайды гына.
Такси яллап, кайтып та җиттеләр. Курчак бу арада бер сүз дә дәшмәде. Кадрия дә, таксист әллә нәрсә уйлар, дип, тын гына кайтты. Бары тик фатирына кергәч кенә:
– Менә кайтып та җиттек! – дип курчагына дәште.
– Фатирың бик матур! Уңайлы, җыйнак. Бер бүлмәлеме? – диде курчак.
– Ә син моны күрәсеңме?! – дип аптырап сорады Кадрия.
– Ярый, алдашмыйм, күрәм, билгеле! Минем күзләремә видеокамера, шулай ук хәрәкәт датчигы урнаштырылган. Ә фатир хакында сөйләшүне дәвам итү өчен әйтүем. Мин бит чын кеше кебек. Барысын да күрәм.
– Барысын да? Ә мин синең алда ничек киенеп-чишенермен?! Син бит егет кеше!
– Ә син минем күзләремне капла. Шулай итсәң, мин берни күрмим дә, ишетмим дә. Минем бурычым сине күзәтү түгел, ә аралашу... Үпкәли дә белмим. Ачуың килсә, орыша да аласың. Тик ыргыта, суга күрмә, ватылуым ихтимал.
– Кызык... – Кадрия шулай дип әйтүдән башка сүз тапмады. Менә ичмасам, электроника, нанотехнология, шайтан алгыры!
Тик шунысын да белде: Кадрия сүз кузгатмаса, курчак та тәүләп дәшми иде. Шулай ук башка – чит тавышларга җавап бирми. Моны ул, хуҗасын башка кешеләр алдында авыр хәлгә калдырмас өчен кирәк, дип аңлатты. Чыннан да, кинәт кенә курчак сөйләшә башласа, кайберәүләрнең “кыегы китүе дә” бик ихтимал бит! Карт-корының гына да түгел! Дөрес, кайчакта туры килмәгән җавап-сораулар да кайтара, моны ул чын кеше үк булмавы белән аңлата. Анысы шулай инде, кеше – Аллаһының бөек казанышы, аны беркем дә кабатлый я алмаштыра алмаячак.
Арытаба Кадрия егетенә шулкадәр ияләште ки, еш кына аның күзләрен капларга да оныта башлады. “Соң, караса, карасын инде! Курчак бит! Көчләргә тотынмас әле! Хәер, комачауламас иде... Тфү!!! Нинди генә уйлар килми бу дивана башка!”
Көннәр арты көннәр, айлар узды. Гел генә аралашып утырмаса да, иртән торгач һәм эштән кайткач, курчак белән сөйләшеп алу үзе бер куаныч иде. Ни генә димә, тере җан диярлек. Барысын да аңлый, хәтта киңәш бирә! “Хәерле иртә!”, “Хәерле кич!” белән чикләнгән чаклары да була. Билгеле, иртән йокы аралаш сөйләшү озакка сузылмый. Әмма курчак һәрчак:
– Ничек йокладың, чибәркәй? – дип сорарга онытмый. “Чибәркәй” шул сүз өчен генә инде, урын-җирдә аунап, борчылып беткән халат кигән, тузган башлы, йокысы ачылып бетмәгән, тонган күзле чибәркәйләр булмыйдыр ул? Бар ир-егетләр дә андыйларны яратамы икән? Аларга бит бизәнгән-төзәнгән кызлар гына ошый... Кич шулай ук “Хәерле кич!”тән соң:
– Көнең ничек узды? Эшеңдә нинди яңалыклар бар? – дип кызыксынырга онытмый.
Кадрия теләгән кадәрен сөйләп бирә, чөнки электрон курчакка гына түгел, хәтта үзенә “сөйләргә” ярамаган нәрсәләр дә бар.
Ә бары тик хатын-кызлар гына диярлек җыелган эшендә вак-төяк я зур яңалыклар булып тора. Анда аралашмый түгел, аралаша ла ул... Кемдер яңа күлмәк, түфли сатып алган, кемдер егете я ире белән ачуланышкан, хәтта аерылышкан, кемдер аерылышырга я кияүгә чыгарга җыена, кемнеңдер баласы, я ата-анасы авырый, кемдер авырга калган, кемдер машина алган я саткан, я автоһәлакәткә очраган, үлем-китемнәр дә, сирәк, әмма булып тора... Тормыш бара... Тик Кадриянең генә тормышы бер көйгә ага.
Курчакны эш көннәрендә, билгеле, өендә калдырып йөри, ә менә ял көннәрендә, каядыр чыкса, үзе белән ала иде. Зур гына курчак күтәреп йөргән хатынны күрүчеләр, билгеле, сәерсенеп тә куядыр инде. Әй, теләсә нәрсә уйласыннар. Әнә бит, үзләре зурлыгында аю, эт курчагы күтәреп йөрүчеләр азмы! Заманасы дивана бит! Хәер, аны зур шәһәрдә кем белә? Хезмәттәшләре очраса, сатып алдым, дияр. Ялган түгел бит, чыннан да, сатып алды.
Курчак егет Кадриянең тормышына ниндидер ямь өстәде, ялгызлыгын бизәде. Клоун булса ни. Алар тормышта да җитәрлек, тик дөньяны бизәү урынына аны бозалар гына. Бәлки, киләчәктә тормышында үзгәрешләр дә булыр, хәтта гаилә корыр, бала үстерер, әмма әлегә иртән аңа курчак егет кенә, ягымлы тавыш белән:
– Хәерле иртә! – ди, ә кич җитсә, хәерле кич тели, “Хәерле йокы!”ны да онытмый.
Ялгыз түгел... Ялгыз түгел кебек... Әмма...
2-19.12.2021, 10-15.01.2022.

Кайда, кайчан басылган:
1а) Мөсәнниф Инсур. Курчак егет. "Тулпар" журналы сайты. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2022-05-19/insur-m-s-nnif-kurcha...
1б) Мөсәнниф Инсур. Курчак егет. "Тулпар" журналы сайты. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2022-05-21/insur-m-s-nnif-kurcha...