Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сабантуйда

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Сабантуйда
Хикәя

Тормыш булгач, төрле хәлләр була, дигәндәй, Нәгыймнең яшь кенә килеш хатыны үлеп китеп, берүзе ике бала белән ялгызы торып калгач, башта аны бик жәлләделәр. Тик кырыгы да узмады, төрле кеше төрлечә өйләнергә димли башлады. Алар үзләренчә хаклы да иде, чөнки берсеннән-берсе кече ике малайны аякка бастырырга кирәк. Ир кешегә хатын-кыз тәрбиясе дә җитми, кием-салымын да яхшылып юа, ашарга да пешеренә беләме ул. Нәгыймгә чыгарга теләүчеләре дә, башкалар димләгәне дә бар. Нигә дисәң, Нәгыйм әле яңа егерме алтысын гына тутырган иде. Ул иртә өйләнде, армиядән кайтуына улы йөгереп йөри иде инде. Аннан кече уллары туды. Тик бергә-бергә үстерергә генә насыйп булмады.
Әйе, Нәгыймгә ике бала өстенә килергә курыкмый риза булган кызлар да юк түгел иде кебек. Ә ул, тотты да, күптән түгел өч малай белән тол калган Мәрьямне алды да куйды. Аның ире, исерек килеш тракторга утырып, күпердән авып үлде. Аның да, минем дә балалар бар, яшьләре дә шул чама, бер-беребезгә сүз тидерергә урын калмас, дип уй йөрттеме икән Нәгыйм. Кыскасы, аның балалары әниле, ә Мәрьямнекеләр әтиле булды. Мәрьям начар хатын түгел, теле дә өтеп бармый, эшкә дә уңган. Шуларын да уйлагандыр инде. Аннан, халык алар кайчандыр яратышып йөргән икән, тик, араларында нидер булып, Нәгыйм армиядә чакта Мәрьям кияүгә чыгып куйган, дип сөйли иде. Ә Нәгыйм, шуңа үч итеп, хезмәтендә вакытында, ялга кайткан җиреннән, өйләнеп киткән икән, диделәр. Ничек булса да булгандыр, алар яхшы торып киттеләр, тату яшәделәр. Балалары да, бәләкәйдән бергә үскәч, әтиләре йә әниләре башка дип, исләренә дә алмадылар.
Нәгыйм белән Мәрьямнең тагын да биш улы дөньяга килде. Күпме көтеп тә, ник бер кыз тусын. Ел саен диярлек тупылдатып кына торды Мәрьям. «Герой-ана» исеме алды.
Әнә шулай еллар үтә торды. Балалары да бер-бер артлы үсеп җитте. Тик башкалар кебек читкә чыгып китәргә атлыгып бармадылар. Армиядән кайта тордылар, өйләнеп, авылда төпләнә бардылар. Шунысы гаҗәп, егетләр барысы да төптән нык, әтиләре кебек, юан беләкле, таза булып үсте. Һәм бер генә сабантуй да аларсыз үтмәс булды. Буынга утыру белән көрәш мәйданына чыга бардылар. Шулай ук башка уеннар да алар катнашлыгыннан тыш үтми иде.
...Менә быел да, кайда гына карама, Мәрьям белән Нәгыймнекеләр. Икесе көрәшә, берсе чүлмәк вата, өченчесе капчык белән сугыша, дүртенчесе колга башына үрмәли... Берсе дә бүләксез калмый. Егетләрнең үзләре генә белгән сере бар. Бүген әтиләренең туган көне, аңа илле яшь тулды. Уллары, алдан сөйләшеп, сабантуйдан бүләксез кайтмаска сүз куешты. Ә инде соңыннан барысы да бүләкләрен әтиләре алдына китереп салачак. Шуңа һәркем бүләкнең беренчесен эләктерергә чамалый. Һәм тырышлыклары бушка да түгел: әнә, Галимеме, Сәлимеме, колга башына менеп, нәрсәдер алып та төште. Ә иң кечесе, быел сигезенче сыйныфны тутырганы, ат чабышында икенче килде. Нәгыйм үзе ярышларда катнашмый, улларына горурланып та, көлемсерәп тә, читтән генә көч биреп тора. Ә Мәрьям исә, горурланудан бигрәк, егылып-нитеп, имгәнеп куймасыннар, дип борчыла. Ана кеше һәрчак ана шул инде.
Тик иң кызыгы алда көткән икән әле. Ул — аркан тартыш башлангач булды.
Ничек шулай туры килгәндер, арканның бер ягына Мәрьямнең тәүге иреннән һәм Нәгыймнең тәүге хатыныннан туган малайлары, ә икенче ягына соңыннан туган уллары басты. Бу тамашаны күрергә бар халык җыелды. Сокланмаслык та түгел шул — егетләр, иң өлкәненнән алып иң кечесенә кадәр, барысы да өрлек кебек, киң җилкәле, аякларны терәп басканнар, бер якның да бирешергә исәбе юк. Китте шуннан тартыш, көч сынаш. Кешеләр, кычкырышып, көч бирә, киңәш итә, тирә-якта шау-шу, көлешү. Мәрьям белән Нәгыйм дә монда, аркан тартышучыларны урап алган халыкның беренче рәтендә. Алар гына тын да алмый, тавыш-өнсез, бер-берсенә карашып, бу тамашаның ни белән бетәрен кызыксынып күзәтә. Соңгы улларының яше бәләкәйрәк булса да, көчләре бертигез кебек, сынатырга исәпләре юк. Тик шулай да өлкән улларының тәҗрибәләре зуррак идеме, каршы як акрынлап аркылы сызыкка якынлаша башлады. Халык аның саен ныграк шаулады, ике якка да көч биреп торды. Түгәрәк тагын да ныграк кысылды. Тик сызык белән кече уллары арасында ара аз калгач, Мәрьям түзеп тора алмады, ахры, иренә:
— Нәгыйм, Нәгыйм, дим. Кара, кара, минекеләр белән синекеләр безнекеләрне җиңә бит, нәрсә карап торасың?! — дип кычкырып әйтеп куйды.
Бу тартышның ни белән бетәрен көтеп, тынып калган халык дәррәү көлеп җибәрде. Ә Нәгыйм, кече улларына ярдәмгә була, арканга барып тотынганын сизми дә калды. Нигәдер, моңа каршы килүче табылмады.
Дөрес, бу тартыш соңыннан бер якның да җиңмәве белән бетте. Егетләрнең барысына да бүләк бирергә туры килде. Тик халык телендә: «Синекеләр белән минекеләр безнекеләрне җиңә бит!» — дигән кызык сүзе калды. Ә андый шаян сүз халык теленә бер кердеме — онытылмый тәк онытылмый инде ул...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. "Беззекеләрзе еңәләрзе еңәләр!" Хикәйә. "Тәлгәш" күмәк йыйынтыгы. Өфө, "Китап", 1997, 91-94 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Сабантуйда. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 101-105 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Сабантуйда. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 156-158 бб.