Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Рәхмәт, энем!

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» .

Инсур Мөсәнниф
Рәхмәт, энем!
Детектив хикәя

Хасбулат урамга йөгереп, атылып диярлек килеп чыкты. Җитәр, болай күпме җәфа чигеп йөрергә була?! Куркып күпме яшәргә мөмкин?! Кеше күзенә күренерлеге калмады бит хәзер. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Табиблар өнәп бетермәсә дә, халык медицинасына мөрәҗәгать итми чарасы юк. Шифаханәгә барсаң, чират ел буена да җитмәячәк.

Хасбулат үзе йөгерә-атлый тукталышка таба бара, үзенең башында шундый уйлар бөтерелә. Әйтерсең, эченә корт төшкән алма — үзе бөгелеп төшкән, йөзе чытык.

Әһә, әнә, трамвай тукталышы. Барып җиткәч, бер читтәрәк урын алды да, күктән чебеш күзәткән карчыга төсле, үзенә «корбан» сайлый башлады. Трамвай көтүчеләр артык күп түгел. Бер дә аның таләпләренә җавап бирердәй, эше барып чыгардай кеше күренми. Булгач, берәгәйле, уйлаганы тормышка ашарлык булсын. Бераз шулай басып торгач, ниһаять, ул көткән кеше тукталышка килеп басты. Чибек Хасбулатка караганда — бу пәһлеван. Өлгерми калырмын, дип, ул тизрәк аңа якынлашырга ашыкты. Тукталышта кеше күп инде күплеккә... Хәер, хәзерге заманда кеше кешене яклап бармый ул. Баштанаяк чишендереп китсәң дә, читкә карап торачаклар. Яки тиз генә сыпыртачаклар.

Шулай бер минутлап торгач, Хасбулат, тәвәккәлләп, «корбанына» иңбашы белән каты гына орынды. Тегесе сабыр икән, бер сөзеп кенә карап алды да, бер адым читкәрәк китеп басты. Берәр авыру, тиле бәндә, дип уйлый булыр. Хасбулат теге кеше читкә караган арада, янә якынаеп, пәһлеванны гәүдәсе белән этеп җибәрде. Теге ир һаман каршы сүз әйтергә уйламый. Куркак! Ә бит үзенең йодрыгы гына да — оһо-һо! Бер генә тондыра бит инде, эш алай-болай шуңа барып җитсә. «Ну, нәрсә көтәсең, селтән дә, сугып очыр инде», — дип эчтән ялына Хасбулат. Тегесе аңламый.

Хасбулат эчке әрнүенә түзә алмый, үрсәләнеп тагын да нәрсә эшләргә кирәген уйлый башлады. Кыюрак булырга кирәк.

Хасбулат корбанын бер генә мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмады. Ул читкә бер адым ясаса, Хасбулат янә аңа якынлый. Тик тегене тәвәккәл адымга этәрер өчен нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Шуңа, урын иркен булса да, Хасбулат, дорфа итеп, кинәт кенә:

— Нәрсә монда бар тукталышны биләп басып торасың?! — дип эндәште дә, кабыргасына төртте. Тавышы катырак та чыкты бугай, башкалар алар ягына борылып карады. Карасыннар, әйдә, эш зурга китә башласа, берсе дә калмаячак аларның.

— Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә?

— Ә-ә-ә?! Нәрсә?! Минме тилебәрән орлыгы ашаган?! Хәзер мин сине, беләсеңме, ничәгә бөклим?!

Хасбулат тегеңә көзге әтәчтәй очып кунды. Тик кайда инде аңа, орчык кебек кешегә. Теге азрак терсәге белән төрткән иде, чак егылмый калды. «Юк, энем, мин синең белән бер дә юкка вакыт уздырмадым», — дип, Хасбулат, йөгереп барып, аны башы белән сөзде...

Тегенең, ниһаять, түземлеге бетте, ахры, җитез генә борылды да... Хасбулат аның йодрыгы ничек итеп күз иярмәслек тизлек белән һавага күтәрелгәнен генә күреп калды. Ачуы чыккан ир мазасына тиюченең күз төбенә чамалаган иде бугай, тик монысы, чослык күрсәтеп, сул яңагы белән борылып өлгерде...

Күз алдында ниндидер ут көлтәсе балкып китте, аннан нәрсәдер җиргә «шап» итеп барып төште. Хасбулат моның үзе икәнен, егылгач шундый тавыш чыкканын аңлый иде, әлбәттә. Ул кадәр юләр түгел.

Баһадир исенә килгәнче, Хасбулат аягына басарга ниндидер көч тапты. Теге ир ни булганын үзе дә аңламый тора, ахры. Ә Хасбулат авызында тозлы тәм тоя, теленә коелган тешләре тия. Ул шулай, башын кырын салып, нидер тыңлагандай, торды-торды да:

— Ха! — дип кинәт каратэчыларча кычкырып җибәрде, аннан урынында сикереп куйды. Әзмәвер дертләп китте. Хасбулат учына тешләрен төкерде. — Ха, күрәсеңме? Ә син курыккан идең. Сызламый бит, әй! — Ул кинәт тагын алга ташланды, тегенең кулларын кысты. — Аптыраттым, ахры, сине, энем. Сәбәбе шул. Башка чарам калмагач, сиңа бәйләнергә туры килде. Менә бер ай инде, тешем белән җәфаланам. Бер ай йөрдем. Менә бүген, уйладым-уйладым да... Рәхмәт, энем!

Теге кеше дә акрынлап аңына килә башлады, яңадан күтәргән йодрыгын төшерде. Аннан сорап куйды:

— Бу, — ул Хасбулатның учына ымлады, — алты тешеңнең барысы да сызлый идеме ни?

Хасбулат кулын гына селтәде.

— Берсе дә жәл түгел. Бүген сызламаса, башка вакытта тагын җаныма тияр иде. Яхшы булды әле. Рәхмәт, энем, тагын бер тапкыр. Сәламәт бул, — дип, аның гәүдәсенә ишарә ясады.

Хасбулат йөгерә-атлый кайтыр якка юнәлде. Шатлыгы йөзенә чыккан, үзе, тешсез авызын ерып, очраган бер кешегә сәлам биреп уза.

Тукталышта аның артыннан баш чайкап, юләрдер бу, дип калдылар. Димәк, тешләре һич тә сызлаганы юк икән әле аларның.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Рәхмәт, кустым! Детектив хикәйә. "Һәнәк" журналы, август, 1989, №16.
2) Мөсәнниф Инсур. Рәхмәт, энем! Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 208-211 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Рәхмәт, энем! Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 176-178 бб.