Инсур МӨСӘННИФ
ХУШ, БӘХИЛ БУЛ, ИЮЛЬ...
Шундый рәхмәтсез зат инде КЕШЕ,
Риза түгел бит ул барсына:
Начар аңа, көннәр эссе торса,
Ярамыйдыр аңа салкын да...
...Менә июль килде һәм, чыннан да,
Челлә* икәнлеген раслады.
КЕШЕ, теләп аннан котылырга,
Кая гына кереп качмады!
Мин дә шул ук аңсыз кеше заты:
«Их, җил!..» – дидем, тирем сыпырып.
Әмма, уйлап кышкы салкыннарны,
Гафу сорадым мин, шыпыртын:
«Әйе, җис(е)мебезгә тугры калып,
КЕШЕ икәнлекне күрсәттек:
Риза булмый, җиләс көннәр сорап,
Шыңшый-шыңшый, сине үткәрдек.
Беләм, июль, безгә үпкәләдең,
Шуңа уздың, ахры, бик тиз син.
Килерсең бит әмма киләсе ел?»
«Бары унбер айга тик түз син...»
«Бәлки, инде көтеп алалмасам
(Түгел бит мәңгелек фани юл),
Оныт та шул аңсыз зарларымны,
Июль, гафу ит... Хуш, бәхил бул...»
* Челлә вакыты – җәйнең иң эссе чоры, картлар раславынча, 40 көн – 26 июньнән 4 августка кадәр дәвам итә («Челлә 26 июньдә керә һәм августның дүрт көнен алып чыгып китә»).
31.07.2026