Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Франция кунагы

Дата написания: 
17 июня 2022

Инсур Мөсәнниф
Франция кунагы
Юмореска

Машинам көйсезләнде, “чых” та “пых”, “чың” да “пың” килә. Киттем машиналар төзәткән урынга. Мастерлар астына кереп, өстенә менеп, бик игътибар белән карадылар да:
– Абзый, монда эш күп, озакка китәр. Ә тизрәк булсын, дисәгез, Франция кунагы белән килегез, – диделәр.
Ай, вай... Каян табыйм мин андый кунакны Алла онытып бетергән бу җәһәннәм тишегендә?! Билетка акча җитмәгәч, кредит алып, киттем Мәскәүгә. Французны, иң яхшысы, яулыклысын тагын кайда табасың.
...Чит ил кешеләре яшәгән кунакханә тирәсендә таптанам. Ишектән кергән-чыккан чибәркәйләрне күзәтәм, үзем уйлыйм, кайсы франсе икән. Менә бер хатын ишек төбендә торган шкаф кадәр лакейга “мерси” диде. Мин килер алдыннан бераз сүзлекләр караштырган идем. Французча “рәхмәт” дигән сүз бит инде бу! Күкрәкне киереп, корсакны эчкә тартып, килдем моның янына. “Сезнең белән танышырга мөмкинме, мадам?” – дим, алдан ятлаган җөмләне искә төшереп. Миңа карап алды да, елмаеп (әһә, эш пешә болай булгач!):
– Ялгышасыз, мадемуазель, – ди бу. Тәк, “маде” – эшләнгән, дигән сүз, мисалга, “Маде ин Чина” – “Кытайда эшләнгән”, ә “м” хәрефен “б” белән бутагандыр, бу якынча “мин инде буаз эшләнгән” диюедер. Әй, буаз булмагае, чурт булсын, миңа өйгә Франция кунагы белән кайтырга кирәк. Мин әйтәм, минем шундый-шундый проблема, дим, ярдәм итмәссезме? Киерелгән күкрәгемә, эчкә тартылган корсагыма карап торды да, “Ноу проблем!” димәсенме. Тыным бетеп, корсакны иреккә чыгарырга туры килде, егет чактагы кебек. Анда да бит, әй, сайрыйсың кызның колагына, ә колагын тешләгәч, борыласың да ятасың.
Киттек кайтып туган якка. Ул сайрый, мин сайрыйм, ул сүзлек актара, мин сүзлек актарам, шулай итеп, бер-беребезнең исем-фамилияне, яшәгән шәһәрне һ.б. вак-төякне белгәнче, ике тәүлек, дигәндә, килеп төштек станцага. Телнең генә түгел, кулның да тик торасы килми дә соң, тик поезд, кеше күп, общий вагон бит (купега кредит акчасы җитмәде).
Машина юк бит инде, киттек такси яллап. Россиядә эшләнгән Франция машинасы туры килде, Алланың рәхмәте. Туган иленә кайткан кебек булгандыр инде, минем туган якны яратуын шунда ук, ярты сәгать эчендә, аңлатып та бирде.
Килеп кердем остаханәгә Франция кунагын култыклап. “Бу нинди урын?” – дип сорый. “Татарча “остаханә” дип атала”, – дим. “Хана, понятно, а что такое “оста”? – ди. Кувалда алып, шул тирәдә яткан бер тимерне төеп, аты-юлы белән ата-анамны искә алып, практикада күрсәткәч, аңлады тагын.
– Егетләр, – дим, – менә сезгә Франция кунагы, эшкә тотыныгыз...
Аңламадым, бер миңа, бер буаз мазельгә, кәҗә афишага караган кебек, карап торалар, бер-берсенә дә карашалар.
Шунда берсе, өлкән мастердыр инде:
– И, абый, – ди, – мондый кунаклар бездә көн дә була, әнә, кичә берсенә кызыл бантиклы тәгәрмәч куеп җибәрдек... Без бит Франция кунагы дип француз коньягын күз уңында тоткан идек! Бу кунакны кире илтеп куеп, кибет аша килегез, барысы да чираттан тыш булыр, әнә, күрәсезме, күпме машина тора.
Бер ни эшләр хәл юк, киттек кибеткә. Франция кунагым аларда шәбрәк разбирается бит инде. Иң шәбен алдык. Бераздан икәүләп, машинага утырып, хана-оста ишегеннән чыгып та киттек.
...Кунагымны кире илтеп тә тормадым, ошады. Хәзер ул мадемуазель дә түгел инде, теге, “ни”ле дә, малай я кыз көтәбез.
Сөенечемнән теге ханадагы осталарны да сыйлап килдем. Франция кунагы таптырмасалар, ятар идем әле һаман бушка койрык чәнчеп!..
...Ә хәзер мин Франциядә – Франция кунагы, өч катлы хаузда яшәп ятам. Тормыш ничауа, супермаркетларда Россия кунаклары да бар. Кайчак, алып кайтып, кунак итеп җибәрәм. Франция кунагым аларны бик өнәп бетерми инде бетермәүгә, ни хәл итәсең, санкцияләр бит. Һи, минем аларга исем китеп торды, ди. Башкортстаннан булсам да, Россия гражданы бит әле мин!
16-17.06.2022.