Илдарның әтисе шофер булып эшли. Әле машинасы ватылган да, шуны ремонтлап яткан көне. Бүген эшкә улын да ияртте. Көне буе шунда мәш килеп арыган малай әтисе җитәгендә өйгә кайтып бара. Урамда аларга «кыеш төягән» бер абзый очрады. Ул алпан-тилпән, чайкала-чайкала атлап килә. Гәүдәсен төз тота алмыйча, юлның әле бер, әле икенче ягына чыга. Бу абзый узып киткәч, Илдар берничә тапкыр артына борылып карады да, әтисеннән:
— Әти, бу кеше дә ватылганмы? — дип сорады.
...Машина ватылуны ул шулай күз алдына китергәндер инде.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Ватылган. Уймак хикәя. "Яңавыл таңнары", 23.05.1995, №60.
2) Мөсәнниф Инсур. "Ватылган" Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 39 б.