Инсур Мөсәнниф
Авыл үре
Хикәя
Гөлфая апаны бүген дә очраттым. Ул, кече улы Илдарны җитәкләп, олы юлга карап, авыл үренә таба чыгып бара иде. Кичә дә, аннан алдагы көннәрдә дә күргән идем мин аларны... Сәбәбен дә беләм. Авылда да беләләр.
Гөлфая апа өлкән улы Нәфиснең армиядән хезмәтен тутырып кайтуын көтә.
***
— Ике ел үтеп тә киткән... Кара син аны, сизелми дә калды. Әле кичә генә Нәфисне солдатка озаткан кебек идек. Әй, бу гомеркәйләрнең су кебек агулары!
Мондый сүзләрне Гөлфая апа еш ишетә. Чит кешегә ни, тиз сыман инде ул. Ә көткәннәргә бик озак вакыт ул ике ел. Тик менә бер ай була инде Нәфиснең: «Көтегез, кайтам!» — дип хат язуына. Ә Гөлфая апа көтә, һәр көн көтә. Күңеле белән әллә нәрсәләр уйлап бетерде инде. Ниләр генә булмас, дисең. Аннан, курыкканга куш күренә, диләрме әле? Ул Әфган дигән җир турында нәрсәләр генә сөйләмиләр...
Уйлары улыннан үткәннәренә, үзенең тормышына күчә.
...Хәтерендә әле. Аңа ике-өч яшьләр чамасы иде бугай. Әнисе, аны җитәкләгән килеш, күз яшьләрен сөртә-сөртә, авыл үреннән ераклаша барган олауларга карап тора. Әле бернәрсә дә аңламаган кызына, иелеп:
— Кул болга, кызым, әтиең сугышка китте бит, — ди һәм үзе аны күтәреп ала, тыела алмый шым гына елый. Гөлфая олауларга ак кулъяулык болгый. Ак юл сезгә! Ак юл... Олаудагылар да аны күрә, җавап булып берничә кулъяулык, акчарлак сыман, һавада тибрәлә. Өзек-өзек булып гармун, җыр тавышы ишетелеп кала да, олаулар борылмада күздән югала.
Соңыннан да күп тапкырлар килде алар әнисе белән авыл үренә. Тик әтисе генә күренмәде дә күренмәде. Олауларга төялеп киткән кешеләр дә берәм-сәрәм генә кайтты. Ярты авыл ятим калды. Тик кайгы бөтен ил белән килгәнгәме, ил белән күтәрү дә җиңелрәк булды.
...Әнисе әйткәндәй, гомеркәйләр аккан су кебек, ага да ага. Гөлфая да кул арасына керә башлады: буыннары ныгынып җитмәсә дә, фермага савучы булып эшкә китте. Үзе яшь, үзе уңган, өстәвенә, авылның беренче сылуы. Буй-сыны да килешкән, кайсы яктан карасаң да, кимчелеген таба торган түгел. Хәтта чәчләренә чал кереп, күңелләре мүкләнеп беткән агайларның да, аны күргәч, йөрәкләре җилкенеп куя. «Их, яшь чакларым кайда соң?!» — дип уфтаналар.
Ә фермада эш авыр, бар нәрсә кул көче белән башкарыла. Малкайларга эчерер өчен суын да елгадан көянтәләп ташыйлар. Ул чакларда ничек түзделәр икән, хәзер үзе дә аптырый. Көннәр буе фермада яткан чаклары була иде. Хәзер уйлап куя: ул авырлыкларга түзәргә аңа әллә сөюе ярдәм иттеме икән? Яшьлек мәхәббәтсез буламыни — Гөлфаяның да йөрәгенә ут капкан иде. Ничек кенә капкан иде әле — ялкыны, төтене башкаларга да күренмәдеме икән ул чакта?!
Электән үк бер-берсенә күз атып йөргәнгәме, тиз аңлаштылар. Аңлаштылар да, кавыштылар да. Заманына күрә артык зур булмаган туй үткәрделәр. Тик Хафизга армиягә китәргә вакыт җитте. Нәфис тумаган иде әле. Гөлфая Хафизны:
— Без сине икәүләп көтәрбез, — дип, авыл үрендә елый-елый озатып калды.
Нәфис туды. Бик озак булса да, өч ел вакыт узып китте. Хафизның кайтыр вакыты җиткәч, улын йә күтәреп, йә җитәкләп, көн саен диярлек, авыл үренә йөри башлады. Үзе дә сизми, әллә күпме вакыт борылмадан күзләрен алмый, менә-менә, кош кебек канатланып, аның ире, сөйгәне килеп чыгар, дип көтте. Сулышы белән тартып алыр дәрәҗәдә сагынган иде Гөлфая аны! Очрашу минутларын көннәрен генә түгел, ә сәгатьләрен дә исәпләп көтте.
...Тик Хафиз кайта алмады.
Чик буенда, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә иде ул. Ил сагындагы соңгы нарядларының берсендә, өч ел буе йөргән чик буе сукмагында, безнең илдән нинди генә юл белән булса да тeгe якка чыгарга омтылган аеруча куркыныч чик бозучыны тотканда авыр яраланган. Тик дошман да шунда үзенең үлемен тапкан. Ә Хафиз ике көннән соң, аңына да килә алмый, хәрби дәваханәдә мәңгегә күзләрең йомган.
...Авыр булды Гөлфаяның япа-ялгызына Нәфисне үстерүе. Кеше төрле сүзләр дә ишеттерде, кайсыбер азгын ир-ат та бәйләнеп азаплады: ул бит яшь иде, чибәр иде. Тик ул бирешмәде, тешен кысып түзде. Берсенә дә карамады. Мидхәтне очратканчы шулай дәвам итте. Ә Мидхәт, ничектер, аның күңелен эретә алды. Аны да тормыш нык кына каккан иде. Шуңа, ахры, Гөлфаяга Мидхәт:
— Бергә яшик, — дигәч, аңа кияүгә чыгарга ризалашты. Нәфис тә үсеп бара. Гөлфая, ияләшеп китмәсләр, дип бик курыккан иде, ярый әле шиге бушка булды. Улы үги әтисенә тиз ияләште. Егет кешегә янында ир-ат булуы кирәк шул. Мидхәт тә аны үз улы кебек күрде, бер авыр сүз әйткәне, бер кырын караганы булмады. Үз улы Илдар тугач та үзгәрмәде ул Нәфискә. Әнә шулай дөнья мәшәкатьләре белән еллар үтә торды. Нәфискә дә армиягә китәргә вакыт җитте. Гөлфая апа аны да авыл үрендә озатып калды. Үз гомерендә өченче солдат... Гөлфая апаның хәлен аңласа, күп нәрсәгә шаһит авыл үре генә аңлагандыр. Улы да күңеле белән сизенгәндер, тик аңа, яшь кешегә, армиягә китү, сагышлырак булса да, барыбер бәйрәм генә.
— Әнкәй, нигә инде тагын елыйсың? Ике генә ел бит — тиз үтә ул, елама, — дип, аны юаткан була.
Менә озату минутлары да үтте, Нәфисне алып киткән машина артыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Нәфис үзен озатырга килгән авылдашлары, Илдарны җитәкләп басып торып калган әнисе күзд