Инсур МӨСӘННИФ
БИШ БИШЕГЕМ...
БЕРЕНЧЕ БИШЕГЕМ – СССР
“Ватаныбыз шуннан башлана...” – дип,
Өйрәттеләр безне мәктәптә.
Шушы иксез-чиксез зур Ватанның
Патриоты идек, әлбәттә.
“Туган илем – алтын бишек” , – диеп,
Җыр җырладык дәррәү дәрестә.
Үсә төшкәч инде зур дәрт белән
Тотындык без күмәк һәр эшкә.
ИКЕНЧЕ БИШЕГЕМ – РУСИЯ
Без үстек, һәм әллә шунлыктанмы,
Тәүге зур бишегем тарайды...
Сабыйлар, ызгышып һәм талашып,
Вак-төяк бишеккә таралды.
Әмма бишек – бишек инде, газиз,
Бүген шунда менә тирбәләм.
Аның белән бәйле барысы да –
Бар шатлык, сагышым, бар бәлам...
ӨЧЕНЧЕ БИШЕГЕМ – БАШКОРТСТАН
Армый-талмый, көн-төн, җиң сызганып,
Ал-ялсыз тир түктек, көч кызганмый:
“Туган ягым – яшел бишек, – дип, –
Аның гүзәллеген арттырудан
Читтә калыйк соң без ничек?!”, – дип.
Үги итеп кайчак, төрткәлиләр,
Анысына тешне кысасың...
Аналарны сайлап алмагандай,
Илне ничек сайлап аласың...
ДҮРТЕНЧЕ, БИШЕНЧЕ БИШЕГЕМ – ИТКИНӘ, УРАЛ
Иткинәдә кендек каным тамса,
Ә Уралда тәпи киткәнмен.
Сабый кайдан белсен инде, аны
Туган авыл диеп үскәнмен...
Сабый чактан, баштан назлы сыйпап,
Үстерде ул мине, күпләрне...
Тормыш авыр, диеп, зарланмыйча,
Нинди гүзәл көннәр үткәрдек!
Истә калган бик күп яхшылыклар,
Ә начары инде он(ы)тылган.
Сабый, үсмер чакта һәм яшьлектә
Бары матур җырлар отылган!
Бишекләрем шулай шактый минем,
Барысы да якын, кадерле!
Кайсысында гына тирбәлсәм дә,
Мин барыбер чиксез бәхетле!
Бәхет шунда: мин бит олы һәм дә
Кече Ватан дигән тәхетле!
16-21.06.2026