Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АУЛАК ӨЙДӘ

Дата написания: 
13 июля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
АУЛАК ӨЙДӘ
Юмор катыш сагышлы хикәя

Яшь чакларны уйлап йөрим әле. Кайда булсын, шул бәрәңге бакчасында инде. Гармун белән урам урап, җырлаганны, чираттан көтү көткән көннәрне (иң яратмаган мәҗбүри эшем шул иде), кыяр урлаганны (апалар инде үлеп бетсәләр дә, барыбер гафу үтенәм, хәзер үзем дә кыярның ничек үстерелгәнен беләм), аулак өйләрдә йөргәннәрне.... Әйе, аулак өй, дигәннән.
Авылда берзаман шундый мәл булып алды. Бөтен егетләрне армияга алып бетерделәр, кызлар 8-10 сыйныфтан соң шәһәргә чыгып тайдылар, ялга гына кайтып урадылар, әмма инде, кала егетләренең якасын иснәгәннән соң, безгә әйләнеп тә карамадылар. Бервакыт авылда Фәрис белән икәү генә торып калганбыз. Дөрес, аның училищеда укыганда танышкан бер кызы бар икән, ялга кайтса, хат яза, тик авылы бездән егерме биш чакрым ераклыкта. Их-ма... “Их-ма, ди икән, утырып җырлый икән.” Халык җыры, ахры. Ә минем беркемем дә юк! Кызлар юк бит!
...Беркөнне өйгә Фәрис килеп керде.
– Минем Гөлкәй хат язган, ике атнадан соң, ялда авылга кайтам, дип. Аулак өй дә бар, ди, белешкән инде, кызлар алар “ушлый” бит. Әйдә, икәү барыйк әле. Сиңа да берәр кыз табарбыз.
Кыз, дигәч, минем колак үрә торды. Үбешү түгел, инде алты ай кызлар кулы да тоткан юк! Билгеле, ризалаштым.
– Ничек барабыз соң, егерме биш чакрым бит, – дим.
– Чаңгың бармы? – ди Фәрис.
– Бар, – дим. – Монда чаңгының ни кысылышы бар?..
– Олы юлдан җәяү барсак, урау була, бер 25 чакрым буладыр, әйе. Ә авылдан олы юлга урман аша чыксак, 12-15тән артмастыр ул. Дөрес, анда юл юк, җәй йөри торган фартал – сукмак кына бар. Шуннан турыга чыгабыз да, олы юл буйлап сыпыртабыз. Бәлки, берәр машина да очрар.
Килешмәгән кая, килештем. Чаңгы мәктәп елларындагы физкультура дәресләреннән башлап ята инде чормада, тузанга батып! Бер очы сынган сынулыкка, әмма бер кышка куян тиресе дә чыдаган, ди, 3-4 чакрымны үтәргә хәл җитәр. Миңа да кыз була, ди бит!!!
Тиешле көн дә килеп җитте. Җыенып, чыгып киттек. Авыл кибетеннән бер шешә вино да юнәттек, аны “сетка”га салып алдык, куенга тыксаң, чаңгы таягы белән атларга комачаулый, шайтан. Болай да уңайсыз, но... Ни хикмәт, ул көнне кышкы һава температурасы, үч иткәндәй, әллә утыз градуска, әллә кырык градуска кадәр нульдән түбән төшкән иде. Ну, чама белән инде, элек аның термометр дигән Кытай приборы бар идеме ни... Бәлки, 45 булгандыр. Төнге сәгать уннарда чыгып киттек, шулай кирәк булгандыр инде. Ярый, урман аша, юлсыз-нисез, чаңгы белән, алмашлап, көрт яра-яра, тирләп-пешеп, олы юлга чыктык. Өстән пар күтәрелә, валлаһи! Олы юлда, чаңгыларны чишеп, җилкәгә салдык, мин вино салынган "сетка"ны шуларга астым. Фәрис нигә аны миңа доверять иткәндер, аңламадым, хотя ул миннән бер яшькә олы иде, шуңадыр инде, элек авылда олыларны ихтирам итәләр иде бит, хәзер генә ул 3-4 сыйныф баласы да, сине, ата-анаң исемен дә кушып, урысча сүгеп китәргә мужыт. Запросто. Опыт. Нигә урысча сүзләр кушасың, дисезме? Ә сез саф татар авылларына барып карагыз, анда хәзер татарча сөйләшүче татар баласы юк!!!!!!! Мәктәптә шулай кушалар, ди.
Гафу, читкә киттем. Сөйләшә-сөйләшә, мыекларга каткан бозны сыпыра-сыпыра, өшегән колакларны уа-уа, ара-тирә ял итеп, авылга барып кердек (ник бер машина очрасын, шоферлары шулай ук аулак өйдә йөриләрдер инде!!!)... Аркадан пар күтәрелә, ә фуфайкаларның артын ак бәс сырган! Да, малай, бу кызлар ни генә күрсәтми егет халкына!
Фәрис теге йортны тиз тапты, аның монда элек тә булганы бар икән, ну, эт-сабакы да инде бу Фәрис! Ну, тагын, төнге икедә кайсы йортта ут янарга мөмкин!
Килдек, кердек, күрдек. Күрдең, ди, менә күрмәгәнеңне, без кереп тә өлгермәдек, электр уты сүнде дә куйды! Суыкка фидер да түзмичә, “отказать” иткәндер инде. Кызлар әллә мондый хәлләрне күптән белгән, тиз генә шәм табып, аны бер почмакка утырттылар. Бер-беребезгә бәрелмичә йөрерлек яктылык булды. Әй, яшьләргә яктылык нигә кирәк инде ул, бер уйласаң... Дөрес, мин теге миңа тәгаенләнгән кызның йөзен тәки ачык кына күрә алмадым, оялып, йөзен гел читкә бора да тора! Хәер, миңа аның биле, тегесе-монысы шәйләнсә дә җиткән! Монысы пол-беда. Кызлар пешергән бәрәңгегә, кайнаткан чәйгә өстәп теге виноны өстәлгә куйыйк, дисәк, ул туңган! Их-ма! Инде нишләргә? Җаен таптык (билгеле, мин тәкъдим иттем инде, мактана, димәгез, болай баш эшли ул минем). Кәстрүлгә су салып, шешәне шуңа утыртып, газ кабызып (ул чорда кайбер авылларда баллонлы газ бар иде инде), эретергә куйдык. Утырабыз әлегә теләсә нәрсә хакында сөйләшеп, вино эрегәнен көтеп. Күтең түгел, көтәсең инде!.. Ну, без, егетләр, минут саен теге әзер, аерым җәелгән урын-җиргә күз ташлыйбыз. Гөнаһ инде, билгеле, әйе... бүген генә ул, уйласаң, нинди гөнаһ, ди, чуртым!!!! Егет бар, кыз бар, ары-бире уй-хыял бар, дигәндәй. Ярый... Әллә кая киттем әле. Теге янган газга кире кайтыйк. Газ яна, су җылына, вино җылына, без дә бераз җылындык инде. Тегеләр кочаклаша ук башлады. Ә без нәрсә, бер-беребезгә күз күтәрергә дә оялып утырабыз, чөнки әлегә исемебездән башка бернәрсә дә белмибез. Ну, чурт с ним. Берничә минуттан вино да искә төште, ә өйдә пачти дөм-караңгы, ну, кайбер почмакларында. Әмма теге “яшьләр дусты” булган карыңгылык түгел шул.
Фәрис, торып, газ плитәсе янына китте. Виноны алып килергә инде, нүжәли эремәде икән! Аны күпме өстерәп кил дә, и тут тебе на! Түзеп торыр хәл калмады, түшәкләр дә суынадыр инде, тышта салкын бит! Фәриснең плитә тирәсенә барып җиткәнен чамаладык, виноны кулына алганын да чамаладык, тик үзара сөйләшә торгач, арытабангы хәлне кулдан ычкындырганбыз. Әле генә безнең якка борылган Фәрисебез кинәт юк булды да куйды!!! Кая да, кая?! Берзаман карыйбыз – баз тишегеннән вино шешәсе күренде, аннан соң гына егетебезнең башы пәйда булды. Башы булгач, аның теле дә бар бит инде, башта кемнеңдер атасы белән анасын искә алды, аннан гына ярты гәүдәсе калыкты. Шунда гына кызлар башларына тотынды – алар, көн суык булганлыктан, җылы керсен, дип, идән астындагы бәрәңге базына төшә торган капкачны ачык калдырган икән, Фәрис шунда төшеп киткән. Тәүдә карап йөргәнбездер инде, ә соңыннан хәтердән чыккан. Фәрисе – Фәрис, чәнчелеп китсен, ул җенгә нәрсә булсын, бер җире дә имгәнмәгән, хәтта бәрелмәгән, иң мөһиме – шешә исән, ватылмаган!!! Авызга керәсе ризык – авызны ертып керә, ди, олылар, алар һәрчак хаклы. Эчтек без ул эрегән виноны. Тәмен дә, исемен дә хәтерләмим инде. Хәтта теге кызның исемен дә. Тегеләр ни, башта “ихахай-михахай” килделәр дә, беразга тынып тордылар, аннан тагын “ихахай-михахай” башланды. Без ни, яттык инде шунда янәшә, бер-беребездән куркып. Үбешмәдек тә. Муеныннан аска кулым сузган идем, кычкырып җибәрде, бу аулак өйгә нәрсәгә килгәндер, әле бүгенгә кадәр аңламыйм. Хәер, аптырамадым. Минем моңа кадәр аулак өйдә кунуның бер тәҗрибәсе бар иде инде.
Шулай, икенче дус егет аулак өйгә чакырган иде. Ул апасы белән йөри, ә миңа аның сеңлесен подсунули. Болай ничауа кыз иде, все на месте, дигәндәй. Тегеләр бик тиз килеште, башта “ихахай-михахай” килделәр дә, беразга тынып тордылар, аннан тагын “ихахай-михахай” башланды. Ә безме? Шул инде. Муеныннан аска кулым сузган идем, кычкырып та түгел, акырып җибәрде, хәтта тегеләр, ялангач килеш, сикереп торды! Бүгенгедәй күз алдымда. Сеңлесе түгел, апасы!!! Сеңлесе аның алдында чипух! Минем белән бер түшәккә яткан сеңлесе аулак өйгә нәрсәгә килгәндер, әле бүгенгә кадәр аңламыйм. Әмма татлы хатирәләр саклана. Менә бүген бәрәңге корты җыйганда тагын искә төште.
Өченче тапкыр аулак өйдә йокларга туры килмәде. Бәлки, өченче кызның биленнән дә тоткан булыр идем әле. Ярый соң, Ходай кушмаган эш юктыр, ә аңардан узып бер ни эшләп булмый, туганнар...
10.-12.07.2023