Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"БАЛАЛАР КҮРГӘНЧЕ..."

Дата написания: 
17 марта 2025

Инсур МӨСӘННИФ
“БАЛАЛАР КҮРГӘНЧЕ...”
Уймак шаян хикәя

Урамга чыгып керергә булдым – инде ничә көн кояш күргән юк. Аның да мине бик күрәсе килеп тормый, ахры, чыгуым була – болыт артына кача, сөмсез! Шуңа кулга таяк тотып чыгам, аяк атламаганга түгел инде, шуны бераз куркытып, кире болыт артыннан чыгарып булмасмы икән, дип...
Чыксам, ни күрәм – яз җиткән, ахры, аяк аста – су, су астында – боз. Астаружна!
Карыйм, каршыга ашыга-кабалана таныш хатын килә, хәер, таныш, дисәң дә инде – ну, танышларның өлкән кызы. Бер кулында әллә дүрт, әллә җиде полиэтилен пакет, барысы да шыплап тутырылган. Гаиләсе зур шул, балалары да әллә дүрт, әллә җиде, һе-һе, туйдырып кара! Икенче кулында... аш тәлинкәсе зурлыгында әллә пирог, әллә пирожки, аны умыра-умыра, зур итеп кабып, әллә чәйнәп тә тормыйча, йотып җибәрә... Әллә ни аптырамадым, төрле хәлләр була, кеше я ашыга, я ачыга... Шулай да, тел тик торамы инде, исәнләшкәч, шаяртуга борып:
– Бик ачыктыңмы әллә, аягүрә ашап барасың? – дип сорамый булдыра алмадым.
– Нинди ачыгу, ди?! Кайтып җиткәнче, балалар күргәнче ашап бетерим, дим... Аларга дигән кәнфит-мазар, әнә, пакетларда...
Бу җавапны ишеткәч, әллә ни аптырамадым. Хәленә керәм, сез дә гаепләргә ашыкмагыз (югыйсә, сизеп торам, “хәерче арттырмаска кирәк иде!” һ.б. дип ыжгырырга торасыз). Тәүдә әллә дүрт, әллә җиде бала тудырып карагыз, үзегез бер-ике бөртек иркә балагызны да тыя, тиешле тәрбия бирә алмыйсыз бит әле! Балалары күп булгач, чыннан да, үзенә тәм-том эләкмидер инде. Ә хатын-кызларның кайчак, аеруча яз, бик нык тәмле берәр нәрсә ашыйсылары килә, дип ишеткән бар иде шул...
17.03.2025