Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тәки җыйдым!

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Тәки җыйдым!
Юмореска

Халык төрлечә зарланган була, янәсе, заманалар авыр, еллар арык, акчалы дус кирәк дөнья көтәргә һәм башкалар, һәм башкалар. Дөрес, мин дә җөплим — авыр. Тик — аның урынына — элеккегә караганда мең тапкыр кызык. Мин элек тә җиңел яшәдек, дип әйтмәс идем һәм, өстәвенә, кызыгы да бик аз иде. Җиде кешегә бер ярты эчкән буласың шунда, ике елга бер концерты-мазары, дүрт елга бер сайлавы... Ә хәзерме... ә хәзер!.. Тормыш авыр, әмма кызык. Бер сайлау үтә, икенчесе җитә, анысын онытып бетерә алмыйсың, өченчесе!.. Менә кайда тамаша! Телевизорда депутатлар сугыша, монда исә кандидатлар белән очрашу арты очрашу. Халык йөри, нигә йөрмәсен, чөнки алар белә: депутат булып сайлансыннар гына, аларны кабат күрү түгел, эт белән эзләп тә таба алмыйсың. Йә Грециядә, йә Венециядә, яисә уптым илаһи Канар утрауларында. Тамаша инде, тамаша. Нинди генә гәзитне алма — тагын сайлау, кандидат, депутат, блок, партия, фирка... күп инде, күп. Сайламас идең — депутатларның яртысы чит илгә китеп беткән, алар урыны буш торсынмы ни?!
Сайлаулар булмаса, ничек яшәр идек икән, дип аптырыйм. Һәм кайбер кешеләргә карап торам-торам да, бу аларга нәрсәгә кирәк икән, дип тагын бер тапкыр аптырыйм. Барыбер кулыннан да, теленнән дә бернәрсә дә килми бит инде. Әлеге дә баягы шул кызыгы өчендер инде. Тормыш казаны! Казан астына бераз коры утын да өстәсәләр — кайна да кайна гына! Депутат булып алып, икенче бер депутатның колак төбенә ничек кундырганыңны телевизордан карап утырулары үзе ни тора!
Аларны күзәтә торгач, минем башка да: «Ә мин кемнән ким?!» — дигән уй төшмәсенме?! Белеп әйтәләр икән, яхшы үрнәк кенә түгел, яманы да йогышлы, дип. Тукта әле, дим, болай читтән карап ятып булмас, бар тормышның кызыгы мине читләп үтә бит. Тиз генә биш-ун кешедән партия төзеп ташладым, шул фирка исеменнән үземне депутатлыкка кандидат итеп теркәлүгә куйдым. Монысы артык авыр булмады. Тик менә кандидат булып теркәлү өчен имзалар җыя башлагач кына сиздем үземнең нинди ахмаклык эшләгәнемне. Биш-ун кеше генә меңнәрчә имза җыя алмый икән шул. Меңәрләгән кеше эшләгән оешмага җитәкчелек иткән түрәләргә җиңел — күпме кеше эшли, барысы да имза куюга кандидат. Әмер генә бир. Коммунистлар фиркасенә дә рәхәт: аларның саны һаман шул ук — артмады да, кимемәде дә — унсигез миллион. Тәртип тә каты куелган. Каршы чыгып кара, хәзер демократ дип ярлык тагып, дөньяның бар этләрен сиңа өсләтәчәкләр. Әллә ике көн эчендә җыеп тапшырдылар, әллә өч... Безнең кебек шантрапалар гына йөри шунда чабышып, чиләктә давыл кубарырга тырышып...
Тик, эзләсәң, һәр явызлыктан изгелек табарга була, диләрме әле? Таптым бит тәки мин дә юлын! Ничек, дисезме? Ә шул ук, үзем кебек бичара кандидатлар, имза җыючылар коткарды. Хәзер бит тоташ ил — чирек кандидат, яртылаш депутат, бер бөтен имза җыючы. Ә алар әрсез чегән кебекләр: эштәге бүлмәгә дә бәреп керәләр, урамда да туктаталар, фатир ишеген төшке аш вакытында гына түгел, төнге уникедә дә килеп шакыйлар. Ярый мин башымны тиз эшләтеп калдым. Һәрберсенә шундый шарт куям: син — миңа, мин — сиңа! Заманы шундый, егетләр. Теләмисең икән — тәртәңне кире бор, синең кебекләр чебен урынына оча монда; Китте бит эш хутка: көненә, ким дигәндә, ике-өч йөз имза куям, шулкадәр үк алам. Һай, болай гына сизелми икән ул кандидатларның күплеге! Ә минем кара исәп буенча — бер урынга, аз дигәндә, — утыз тугыз кеше туры килә, имеш! Булсын, әйдә, аннан миңа ни зыян. Кандидат булып теркәлсәм, шул җиткән. Барыбер тик мине генә сайлаячаклар.
Тиешле биш мең имзаны җыйдым бит тәки. Кандидат булып та теркәлдем. «Бу сайлаулардан, бер көтү кандидатлардан ни файда», — дигән булалар. Кемгә ничектер, ә миңа файдасы хәзер үк — әле депутат булып сайланмас борын ук тиде. Шул имза җыю турында әйтәм, ә сайлаучылар белән очрашу вакытында тигән утын яркасы турында түгел. Анысын да сайлаучылыкка кандидат түгел, ә үзебезнең брат — депутатлыкка кандидат томырды... Ә сайлана калсаммы?! Анда файдасын чыгарам тәк чыгарам инде! Чит илләрнең барысын бер итеп йөриячәкмен. Салым түләүчеләр генә үлеп бетмәсен.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Мин ничек имза җыйдым. Юмореска. "Кызыл таң", 2.09.1997, №169.
2) Мөсәнниф Инсур. Мин ничек имза җыйдым. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 161-163 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Мин ничек имза җыйдым. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 63-64 бб.