Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Гәзит укырга кирәк

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Гәзит укырга кирәк
Хикәя

Район гәзитендә авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләп йөргән чак. Кайвакыт гәзиттән гарык булып, аны мәңге күрмәсәң дә үкенмәстәй тоеп, өйгә арып кайтып егыласың. Ай белән кояш ярамаганны, язган әйберләрең кемгәдер ошый, кемгәдер — юк. Уңай әйбер язсаң, рәхмәт әйтүче юк инде ул, ә менә берәр тәнкыйть мәкаләң чыкса, әле тегесе, әле монысы шылтыратып, ризасызлык белдерә. Әйтерсең лә, бары тик тәнкыйть мәкаләләрен генә укый. Тик, гәзит дигән әфьюнгә балачактан гашыйк булганга, район гәзитендәге hәр мәкаләне, хәтта үзем язганнарын да укып барам, чөнки кайвакыт, мөхәррир төзәткәннән соң, анда үзең өчен бик күп кызыклы нәрсәләр табып укырга була... Гәзит чыккан көнне иртән иртүк килеп, тагын аңа ябышасың, игътибар белән янә бер кат укып чыгасың. Кайбер кеше: «Син бит аны үзең чыгарасың», — дип көлсә дә, өйгә дә алдырам әле мин аны. Шуңа анда нәрсә басылып чыккан, энәсеннән җебенә кадәр беләм.
Тик бер тапкыр, нәрсә эшләптер, укырга форсат тимәде.
Мөхәррир кайсыдыр колхозга мәкалә өчен материал алып кайтырга җибәрде. Кичкә кадәр йөрелде. Кайтыр алдыннан юл уңае икенче колхоз фермасына, кичке савымга сугылдык. Терлекчеләр белән сөйләшеп, мәкалә язарга иде исәп, чөнки тема төрлелеген дә уйларга кирәк.
Пычрак көз көне, шуңа машина юлдан үтә алмады, ерак калды. Фермага җәяү генә барып җиттем.
Үзара сөйләшеп торган берничә кеше янына килдем, исәнләштем. Ферма мөдирен сорадым. Килеп җитмәгән икән әле. «Мин — шуннан шундый кеше», — дип, килә-килешкә таныштырып булмый бит инде. Хәбәрче икәнеңне белсә, гади халык шунда ук йомылып кала, тизрәк читкә «шылу» ягын каера. Әллә нәрсә әйтеп, соңыннан җитәкчеләрдән эләгер, дип шөрли ул. Хәбәрче килә дә китә, ә аңа монда арытаба да яшәргә...
Алар да кем булуымны сораштырмады, мин дә әйтмәдем. Арурак киенгән булгач, берәр түрә галәмәтедер, ит сорап килгәндер, дип уйлыйлар булыр. Килеп-китеп йөрүчеләрне аз күргәнме ни алар?
Ни хакында сөйләшүләрен хәтерләмим, тик сүз безнең районда булган бер кызыклы hәм гыйбрәтле хәл турында бара иде. Минем, хәбәрче кешенең, колагы үрә торды: менә дигән материал бит бу! Сөйләшүләренә кысылып:
— Ә кайда булган соң бу хәл? — дип сорадым hәм:
— «...» колхозында. Район гәзитен укырга кирәк... — дигән коры гына җавап алдым.
Кыен хәлгә калдым мин әнә шулай бервакыт. Туры килгәч, килә бит ул: үз гомереңдә бер тапкыр укыма — hәм шундый уңайсыз хәлгә тары әле! Елга бер тапкыр хәмер эчеп, анда да айныткычка эләккән кеше генә аңласа аңлар минем хәлне. Ярый әле кайдан икәнемне алдан әйтеп ташламаганмын! Үәт булыр иде ичмасам!
Хәзер үзем дә кайчак, берәр кеше район гәзитендә чыккан материал турында хәбәрдар булмаса:
— Район гәзитен укырга кирәк, — дип эре генә җавап бирәм.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Гәзит укырга кирәк. Хикәя. "Яңавыл таңнары", 10.02.2001, №17.
2) Мөсәнниф Инсур. Гәзит укырга кирәк. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 22-23 бб.