Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Бирегезче миңа...

Инсур МӨСӘННИФ
БИРЕГЕЗЧЕ МИҢА...

Сорыйм әле сездән, әй, кешеләр
(Кемдер үтәр, бәлки, гозерне):
Бирегезче миңа яңа дәфтәр,
Чиста биттән башлыйм гомерне.

Дөрес, читкә куймыйм искесен дә –
Тиеш ул да ярдәм итәргә:
Максатларга тизрәк җитү өчен
Хаталарны читләп үтәргә.

Калдырам тик яхшы гамәлләрне,
Дөрес ясыйм һәрбер адымны...
Карап йөрим һәрчак тирә-ягым,
Кем әйтмешли, “артым-алдым”ны...

Элек, күзне йомып, урап узган
Алтын-көмеш тавын актарам...
Ә эшнеме... эшне, ялкауланмый,
Ун тапкырга күбрәк башкарам...

Чәчәк түтәлләре ясар өчен
Җиргә күмәм көл һәм күмерне...

Бирче миңа, Аллаһ, яңа дәфтәр,
Чиста биттән башлыйм гомерне...
17-19.10.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бирегезче миңа... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 279-280 бб.

Смотри также