Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Сабый (Малышка)

Инсур Мөсәнниф
Сабый

“И бәхетле сабый чаклар!..” –
Сөйгән сүзе картларның...
...Әмма әле кемнәрнеңдер
Нәкъ шул гүзәл чаклары...

Сабый көлә, чөнки әни
Менә бит ул – янәшә!
Башка берни кирәк түгел,
Әни көлсә, сөйләшсә!

Аның әле бар дөньясы
Сыйган әти, әнигә.
Ярый, сыйсын, уенчыкка,
Тәмле-тәмле мәмигә...

Дөньяда юк бер эше дә,
Көлә, уйный, и сабый!
Әни бары сөя генә –
Ни эшләсә дә ярый!

Күк йөзендә бер болыт юк,
Кояш һәрчак шат карый!
...Әмма инде офыкларда
Кырыс дөнья сагалый.
28.03.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сабый. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 271-272 бб.

Смотри также