Инсур Мусанниф
Көзләремә кил
Гомер көзе җитә һәркемнең дә
Телиме ул, теләмиме...
Онытыла барлык юләрлекләр –
Булсын сагыш, я сөюме...
Яшьлеге дә уза, гомере дә –
Әллә ага бозлар белән,
Әллә гөрләвекләр белән китә...
Әллә агым сулар белән...
Алар кая була икән кинәт,
Аңлаталмыйм сүзләр белән.
Күз ачтың һәм йомдың... яшьлек узган –
Очрашасың көзләр белән...
Язда кала кайнар, шашкын хисләр –
Тын ага хис дәрьялары...
Дулап китеп, чабар идең дә бит –
Артта тормыш арбалары.
...Әй, яшьлегем, еллар биген ватып,
Тулпар атта җил әле син!
Тагын – чиста биттән – башлап карыйк –
Көзләремә кил әле син!
26-27.04.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Көзләремә кил. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 246-247 бб.