Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Бардыр әле...

Инсур Мөсәнниф
Бардыр әле...

Әйтәсем әйтеп беттемме,
Әйтсәче миңа Ходай...
Ә уйласаң, әйтер фикер
Бар кебек әле болай...

(Гаять шома да түгелдер,
Кытыршы ягы бардыр...
Фикерләрне сыйдырырга,
Я кәгазь бите тардыр...).

...Бардыр әле, дип уйлыймын,
Киң Аның мәрхәмәте!
Кулга каләм бирүенә,
Булса да ул михнәтле,
Сүзләр тезә белүемә
(Зиһеннең бер хикмәте),
Каләм тота алуыма
Аллаһка мин рәхмәтле!
24-28.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бардыр әле... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 246 б.

Смотри также