Инсур Мөсәнниф
Ярый әле...
Яшь чагында кем сөймәгән,
Мин дә сөйдем. Җавапсыз.
Башка егет яры иде
Фәкыйрегез сөйгән кыз.
Язмышыма риза булдым –
Юкны өмет итмәдем.
Утсыз-төтенсез янсам да,
Яратуым әйтмәдем.
Еллар үтте. Очраштык без,
Сөю кабат терелде.
Күргәч, тагын гашыйк булдым,
Бер җан керде, бер үлдем.
Хәзер инде кыюлык бар,
Чиштем аңа серемне...
Тик үкендем ник әйткәнгә,
Тешләр булдым телемне.
“Синең белән минем яшьтә
(Кырык тула бит инде!)
Гыйшык тоту – гарьлек, гөнаһ,
Оят була бит инде!
Инде хәзер чаллар төшкәч,
Нинди сөю, ди, ахмак!
Яшьлек, дисең, кайтыйк, дисең,
Кайда буласың кайтмак!
Кит әле, кит, юк-бар белән
Башкаемны катырма!
Кара, син, җир бит, оятсыз,
Ни хакында кайгырта!”
Ә мин яшьлек ярымнан һич
Мондый җавап көтмәдем.
...Ярый әле яшьлегемдә
Яратуым әйтмәдем.
5.10.1996.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ярый әле... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 121-122 бб.