Инсур Мөсәнниф
Тәтешле
Әх, Тәтешле, син, Тәтешле,
Кызларың эшчән, пеше,
Чибәр, кыю, алсу йөзле,
Сөйсәләр, кайнар хисле.
Күз карашы моң вә серле,
Буй-сыннары килешле.
Кирәк булса, усал – "тешле",
Түгел арттан әйтешле.
Әкият батыры төсле
Егетләр елгыр, көчле.
Җиренә җиткерә эшне,
Түгел һич чиле-пешле.
Хезмәт белән яши кеше,
Нәтиҗәләр җимешле.
Гаиләләр монда ишле –
Балалар дүртме, бишме...
Әх, Тәтешле, син, Тәтешле,
Болын-кырлар хуш исле.
Әкияти дөнья төсле –
Ямьле Тәтешле иле.
Яши монда ничә кеше
Миңа туган тиешле.
Кайчан килмә, ачык йөзле,
Кайнар һәм “салкын” чәйле.
Мәңгегә, дисәң, кәнишне, –
Тот син минем киңәшне, –
Тәтештән эзлә кәләшне,
Кияүне һәм дус-ишне.
1.11.-5.11.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Тәтешле. Шигырь. "Җитәкче" (Тәтешле РГ), 15.11.1997, №92.
2) Мөсәнниф Инсур. Тәтешле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 90 б.