Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

Ошый, ошамый

Инсур Мөсәнниф
Ошый, ошамый
Бер шагыйрьгә

Шигырьләрне бары
Үзем өчен язам.
Хисле булган өчен
Ходай биргән җәза.
Алар – төнге шомлы
Йоклатмаган азан,
Утлы кисәү җанга,
Тәмугтагы казан.
Ошамаса сиңа,
Ачу тотмыйм, юк, юк.
Димәк, сиңа түгел
Йөрәк аткан ут-ук.
Ошамаса сиңа,
Кемгә исә - ошый...
Бетте әйтер сүзем –
Иде бары шушы...
...Шушы гына иде
Йөрәк каным...
Хушы...
17.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ошый, ошамый. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 102 б.

Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Смотри также