Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МИН СОРАДЫМ ЧАГАННАН (Я СПРОСИЛ У КЛЁНА)

Дата написания: 
11 июля 2026

Инсур МӨСӘННИФ
МИН СОРАДЫМ ЧАГАННАН...

“Я спросил у ясеня,
Где моя любимая...”
Владимир Киршон (6 (19).08.1902-28.07.1938),
шагыйрь, сәяси золым корбаны,
атып үтерелгән

– Кайда минем сөйгәнем? – дип,
Баш идем Җир-Анага, –
– Ул – гөлләрнең берсе, – диде, –
Тапсаң, мөмкин карарга.

– Кайда минем сөйгәнем? – дип,
Күк йөзенә мин бактым.
Болыт, сыкты да күз яшен,
Үз юлы белән акты...

– Кайда минем сөйгәнем? – дип,
Назлы җилдән сорадым.
Күрәсең, ул да белмидер,
Җирне биш кат урады...

– Кайда минем сөйгәнем? – дип,
Ахыр, чаганны кочтым.
...Канатын җилпеп, орлыгы
Зират ягына очты...
11.07.2026