Инсур МӨСӘННИФ
КАЙДА ГАЛИ*, ВӘЛИЛӘР**?!
Уены-чыны бергә
Тормыш шундый – кызлар көтә,
Хыял шул – бик гап-гади:
“Мин кияүгә чыгар идем,
Тик исме булсын Гали!”
“Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле”***.
Әмма хәзер мода шундый –
Я Рамир, Элай, Диаз...
Монысы бары мисал гына,
Күзаллау өчен бераз...
Ә кызлармы? Үз сүзе – сүз...
Алар бит киребеткән...
Елый-елый җырлый-җырлый,
Күз яше күптән кипкән:
“Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле”.
Көтик әле, булмас, димә,
Өмет бар бит әлегә.
Ә бүгенме... ә бүгенме...
Гали дә юк, Вәли дә...
Дөнья тулы кияүсез кыз,
Бу дөнья кая бара?!
Вәли кайда, Гали кайда?!
Җырларга бары кала:
“Кая бара бу дөньялар –
Кияү чыкмый кызларга.
Кибетләргә мичкә кайткан
Карт кызларны тозларга”****.
Лә Илаһы иллә Аллаһ,
Булмасын иде шулай:
Быел туган малай-шалай
Булсын тик Гали, давай!
Күңле булыр кызларның да,
Яңгырар тик шат җырлар!
Карагызчы, бик матур бит,
Урамда йөрсә парлар:
“Гали, Гали, гәлләрәле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле!”
15.03.2026
* Гали – мәгънәсе: 1. Ия, хуҗа, яклаучы. 2. Туган, карындаш (кардәш). 3. Әүлия, изге.
** Вәли – мәгънәсе: 1. Бөек, олы, югары дәрәҗәле. 2. Кыйммәтле.
*** Татар халык җырыннан (“Галигә барам әле”, яки “Гәлләрәле”).
**** Татар халык такмагы.