Инсур МӨСӘННИФ
СИН КАЙТМАДЫҢ...
(Гади генә яшьлек хатирәсе)
...Быел да син кайтмагансың
Сабан туена...
Мәсүфә Әюпова, "Очрашырбыз, бәлки..."
Мин бит сине тәүге тапкыр
Күрдем сабан туенда –
Сабантуйлар гөрләп узды,
Матур елга буенда.
Ел да килдем, ел да күрдем...
Нигә якын килмәдем?
Сүз кушарга курыктым шул –
Синең хисең белмәдем.
Тик бер елны син югалдың,
Күпме эзләп, тапмадым.
Сабантуйлар синсез үтте –
Син башкача кайтмадың...
Калды бары хатирәләр.
Гомер узды. Пар да таптым...
Кая хәзер сөю-гыйшык,
Мин бит инде бик картмын...
Килә иде тик күрәсе,
Кайдан килсен “яман уй” –
Чакыра бит шул тугайга
Яшьлегем һәм Сабантуй.
Шуңа быел килдем әле
Яшьлек узган аланга.
Сине күреп, бер сөйләшеп,
Су сибәргә бу җанга.
Быел да син кайтмагансың...
Танышлардан сораштым,
Сәбәбе бик гади икән –
Бер бәласе тормышның.
Сабантуйга кайтмагансың
Озак еллар ни өчен –
Чир микән ул, шайтан белсен:
Ирең, диләр, бик көнчел!..
9.11.2025