Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
МИН – ГАЕПСЕЗ!..
Уены-чыны бергә
“Синең хакта төрле-төрле сүзләр
Йөри бит ул, – диләр, – халыкта”
Гайбәте дә бардыр инде анда,
Бардыр инде анда хаклык та...
Ә менә сез – “белый” һәм “пушистый”,
Нурлы Ай сез – күктә калыккан!
Сезнең белән ярыша алмыйм һич тә
Чисталыкта, сафлык, аклыкта.
Ә минеме? Мине, гаеплене,
Кабул итсәгезче ничек бар.
Нишлим инде, язмыш – маңгайларда,
Димәк, минем нинди гайбем бар?..
20.10.2025