Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ
Уены-сагышы бергә
Тиздән үтәр җәйнең соңгы көне –
Төнге сәгать уникедә...
Бу кемнеңдер соңгы җәе инде,
Бәлки, инде минеке дә...
Хатын-кызлар – бәхетле ул, әле
Аларның бит чуагы* бар...
Ир-атларның гына, «сәгать сукса»,
Җәйне күрми тагын бер кат
Дөньялыктан узасы бар...
31.08.2025