Инсур МӨСӘННИФ
СЕРЕМ АЧАМ ЛА УЛ...
Уены-чыны бергә
Күпме көн, төн үтеп киткән:
“Шигырь, шигырь, шигырь!”, – дип,
Күз нурларын түгеп, чәчеп...
Бәлки, кемдер укыр, дип.
Бәлки, кемдер күңеленә
Шул нурларны алыр, дип;
Бәлки, әле дөньялар да
Матурланып калыр, дип.
Бәлки, кемдер язмышында
Табар сәер тиңдәшлек...
Димәк, сезнең тормыш белән
Яшәгәнмен – җирдәш бит...
...Шигырьләрнең кайберендә
Шәхси тормыш чагыла.
Гайбәтчегә ризык инде,
Алар ансыз “ачыга”.
Кайчак, башкаларын ташлап,
Шул хәмерне мактап, хурлап,
Шигырь язсам, кул җитеп,
Сүзе китә дөнья урап,
“Эчә икән ул”, – диеп!..
(Хәер, берәү әйтте миңа,
Ир идеме, бичәме:
“Анда синең ни эшең бар?!
Мин синекен эчәмме?!”).
Уйлар күп ул, серләр дә бар,
Кеше күң(е)ле – карурман...
Тик аларны яшерәдер
Я болытлар, я томан...
...Ә мин сезгә серләр ачам,
Бик чәчелеп китмиме?!
...Әй, сөйләсә, сөйләсен лә,
Ник чәнчелеп китмиме?!
31.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Серем ачам ла ул... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 293-294 бб.