Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

АШЫКМАГЫЗ

Инсур МӨСӘННИФ
АШЫКМАГЫЗ

Ашыктырса да бу фани дөнья,
Кабаланмаң! Ашыкмагыз!..
Зур юлларда күпме җан өзелгән...
Сабак алып, ашкынмагыз.

Ашыкканнар, әнә, ашка пешкән,
Туймагандыр тамагы да...
Торып калган җирдә, убырларча,
Гомер җыйган бар малы да.

“Акрын ашыгыгыз!” – дигән берәү...
Яки “уйлап ашыгыгыз!”...
Сезгә дигән дөнья малы бетмәс,
Сынмас муен... кашыгыгыз...

...Акыл өйрәтүе, ай-һай, җиңел...
Хәбәр килде (көтми идем):
“Бик ашыгыч, абый, тиз килеп җит!”
...Кабаланып, чыгып киттем...
27.03.2025

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ашыкмагыз. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 290 б.

Смотри также