Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ҖАВАПСЫЗ СОРАУ
Иртән – таза-сау...
Ә кичкә – сырхау...
Синең дә шулай...
Минем дә шулай...
Дөнья да шулай...
Илем дә шулай...
Күңелдә сорау
(Әйтерсең, борау):
Кайчаннар гына
Төште соң кырау,
Илем халкына
Кайлардан сынау?..
Кичтән – таза-сау...
Иртәнгә – сырхау...
Күктәнме сынау?..
Файдасыз юрау:
Җавапсыз сорау
(Олы бер олау)...
Аңа юл – урау...
19-27.12.2024, 18.01.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җавапсыз сорау. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 275 б.