Инсур МӨСӘННИФ
СӨЮЛӘРНЕҢ ГОМЕРЛӘРЕ КЫСКА
Сөюләрнең... кыска гомерләре...
Күз ачып йомган ара...
Мәңгелек сөю юк ул – бу ялган...
Үзгәртергә юк чара...
Ничә тапкыр антлар эчәбез без:
“Сөям, – диеп, – мәңгегә!
Төнен баккан якты аем да син,
Кояшым да син генә!”
Әмма айны болыт каплый икән,
Ә кояш байый кичен...
Бусы – тик табигать манзарасы...
Ни каплый сөю хисен?
Барлык дөнья уртак булган да бит,
Кемнәр кергән арага?
Ап-ак һәм пакъ сөю чәчәкләрен
Кемнәр төргән карага?
Сөюләрнең... кыска гомерләре...
Ни дисәң дә, бу – тормыш!
Аерган да, кайнар сөюләр дә
Бүләк иткән дә – язмыш.
Очрашулар артта калган инде...
Калган бары мең яра...
...Бүген сине, назлап, юатырга
Яннарыңа кем бара?
6.10.2023, 9.07.2024, 4.08.2024