Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАЛӘМЕМНӘН ВАЗ КИЧТЕРМӘ

Дата написания: 
10 февраля 2024

Инсур МӨСӘННИФ
КАЛӘМЕМНӘН ВАЗ КИЧТЕРМӘ

Мин бу җаһил, явыз дөньяларда
Күп югалттым һәм дә... ваз кичтем.
Язмыш шулай булды: татлы-татлы
Ширбәтләрен аның аз эчтем.

Ходай язганы да шул булгандыр –
Ни хикмәттер, каләм тоттырды.
Тагын... вазлар кичеп күп нәрсәдән,
Ширбәт йотмый, бәлки, оттырдым.

Ярый, ширбәтләрен бүтән эчсен –
Бармак арасыннан ага ул.
Дөнья малы исә – дуңгыз каны,
Алып китеп булмый, кала ул.

Әмма... каләм исән әле, тамчы-тамчы
Сүзләр коям, алар “таш тишкәч*”.
Һәм каләмнән, Ходай, яздыр бары
Җаным... бер көн... тәннән ваз кичкәч.
* Тамчы тама-тама таш тишә – татар халык мәкале.
8-10.02.2024